tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта “Пар канатлар“ кичәсенә чакыралар
Мамадышта “Пар канатлар“ кичәсенә чакыралар

Мамадышта “Пар канатлар“ кичәсенә чакыралар

Бу атна җомга көнне, ягъни 9 сентябрьдә сәгать кичке 4тә Мамадыш районы Мәдәният йортында “Пар канатлар“ кичәсе була. Ул “Бөтенроссия татар гаиләсе“ фондының 10 еллык юбилее уңаеннан оештырыла, диелә районның “Нократ” газетасында.

Кичәне “Татарстан“ радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин алып барачак. Мамадышка кунакка Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, якташ язучы Шаһинур Мостафин, фонд директоры Миләүшә Гайфуллина, Дәү әти белән Дәү әни килүе көтелә, чарада жирле артистлар да чыгыш ясый. Тамашачы өчен матур һәм күңелле концерт программасы әзерләнә, рәхим итегез, дип чакыра Мамадыш газетасы.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*