tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари-Элда төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелачак
Мари-Элда төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелачак

Мари-Элда төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелачак

Агымдагы елның 18 апрелендә Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә “Авыл тарихы – Россия тарихы. Татар халкының рухи кыйммәтләрен саклауда ислам роле” төбәгара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференциядә түбәндәге темалар күтәреләчәк:

  1. Халык тарихын өйрәнү һәм саклау инструменты буларак төбәк тарихын өйрәнү
  2. Мари Эл халыклары туган телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары
  3. Татар халкының рухи кыйммәтләрен саклауда мәчет роле

Конференциядә катнашуга төбәк тарихын өйрәнүчеләр, тарихчылар, мәктәп, төбәк тарихын өйрәнү, гаилә музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һ.б. чакырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*