tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матурлык, зирәклек тантанасы
Матурлык, зирәклек тантанасы

Матурлык, зирәклек тантанасы

Һәр елны ямьле яз аенда Әлмәт районы авылларында яшәүче кызлар арасында “Нәүрүз чибәре” бәйгесе уздыру район мәдәният йортының матур һәм күптәнге традициясе. Быел әлеге чара Яңа Нәдер авылы мәдәният йортында узды. Матурлыкта, зирәклектә көч сынашырга 12 авылдан гүзәлләр җыелды.

рамиля сагидуллина“Нәүрүз гүзәле”н бәяләргә “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендә мәртәбәле жюри дә чакырылган иде. Татар сылулары тышкы һәм эчке матурлыкта, җыр-биюдә, аш-суга осталыкта, зәвыклык һәм кыюлык, туган телне, гореф-гадәтләребезне ни дәрәҗәдә тирән белүдә көч сынаштылар.

Әлеге гүзәллек тантанасында беренчелекне Елховой авылыннан Рәмилә Сәгыйдуллина яулады. Бишмунча авылыннан Альбина Ильясова, Яңа Нәдер авылыннан Таңсу Миннебаева икенче һәм өченче урыннарга чыкты. Башка авыл гүзәлләре, шулай ук, сәләтләре һәм осталыкларына тәңгәл рәвештә төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова Риза Фәхреддин исемендәге гимназия укучысы, милли гореф– гадәтләребезне тирәнтен аңлап чыгыш ясаган Таңсу Миннебаевага ак калфак бүләк итте. “Әлеге милли баш киемен зыялык, горурлык билгесе итеп сакла, үзеңнең бөек татар милләтеннән булуыңны беркайчан да онытма!”– диде ул үзенең чыгышында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*