tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәгариф һәм фән министры дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга өнди
Мәгариф һәм фән министры дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга өнди

Мәгариф һәм фән министры дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга өнди

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга өнди. Бу хакта ул Мөслимдә милли мәгарифкә багышланган секциянең пленар утырышында әйтте.

Төп доклад белән чыгыш ясаган министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар телендә белем алган 9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру мөмкинлегенә ия булуын искәртте. “2016 елда 8 предмет буенча контроль-тикшерү материалларының күрсәтмә вариантлары татарчага тәрҗемә ителеп, Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтына урнаштырылган иде. Агымдагы уку елында һәр предмет буенча берәр мең бирем татарчага тәрҗемә ителде. Республика буенча заявкаларның саны 1 меңнән артык булса да, туган телдә имтихан тапшыру мөмкинлегеннән бары тик 25 муниципалитеттан 393 укучы файдаланды. Узган ел бу күрсәткеч 25 кенә иде, быел күбрәк, әмма барыбер канәгатьләнерлек түгел”, – диде Илдар Мөхәммәтов һәм Мөслим укытучысының төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру өчен махсус компьютер программасы эшләгәнен һәм укытучыларның бу тәҗрибәне өйрәнә алуларын искәртте.

Татар телендә имтихан тапшырган укучылар саны буенча Мөслим, Әгерҗе, Актаныш, Биектау, Питрәч, Лениногорск, Балтач районнары алдынгы позициядә. Шул ук вакытта, нигездә татар районнары булуга карамастан, Әтнә, Саба, Апас, Кайбыч районнарында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның берсе дә әлеге мөмкинлектән файдаланмаган. “Әллә теләкләре юк, әллә куркалар, әллә татар телендә белем бирелмәгән”, – ди министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, Энгель Фәттахов, Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирер идек, дип әйтүчеләрне телгә алды. “Рәхим итегез, бирегез төп дәүләт имтиханын татарча. Ник сез моннан файдаланмаска тиеш? Дөрес, татар телен сайлаган балалар саны буенча уңай якка үсеш бар, әмма Әтнә, Саба кебек районнарда болай булса, кая барабыз соң без? Шуңа күрә моны киләчәктә дә карыйбыз, анализлап барачакбыз бу мәсьәләләрне. Мөмкинлекләр бар, хәзер контроль-тикшерү материалларын күбрәк итеп эшләячәкбез, балаларны әзерли аласыз. Бу күрсәткечкә киләчәктә дә нык игътибар итәчәкбез”, – дип кисәтте министр.

Илдар Мөхәммәтов бу күренешнең татар гимназияләренә дә хас булуын әйтте. “Татар гимназияләренең күпчелеге дә бу имтиханнарны татар телендә сайламады”, – диде. Энгель Фәттахов бу күренешләргә нокта куярга, я җитәкчесенә игътибар юнәлтергә киңәш итте. “Әгәр татар телендә белем бирмәсә, ничек татар гимназиясе була инде”, – дип. мәгариф бүлекләре башлыклары урынбасарларына бу мәсьәләдә игътибарлы булуларын сорады. “Бу елдан башлап, милли мәгариф, татар гимназияләре өчен сез җавап бирәсез”, – диде.

Илдар Мөхәммәтов татар телендә эшләүче предмет укытучылары өчен “Оста мөгаллим” дигән грант булдырылганлыын, грант бәйгесенә 194 заявка кабул ителгәнен билгеләп узды. Җиңүче исеменә 25 муниципаль берәмлектән 50 укытучы лаек булган. Алар ай саен хезмәт хакына 6500 сум өстәмә рәвештә акча алачак, ди министр урынбасары.

Илдар Мөхәммәтов республиканың база мәктәпләре арасында төзелгән рейтингның беренче йөзлегенә Казанның 4 нче гимназия-интернаты, Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат, Азнакай гимназиясе, Әлмәтнең 1 нче гимназиясе кергәнен әйтте. “Татар гимназияләре бөтенесе шушы йөзлеккә керерлек булырга тиеш”, – диде министр урынбасары җөпләп.

Илдар Мөхәммәтов, шулай ук, “Иң яхшы 100 шәһәр” һәм “Иң яхшы 100 авыл мәктәбе” конкурсының кайбер җиңүче татар мәктәпләрен санап узды. Ул чыгышында шулай ук милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды.

Татар-информ

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*