tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәскәү» мәдәният үзәгендә бәби-спектакль
«Мәскәү» мәдәният үзәгендә бәби-спектакль

«Мәскәү» мәдәният үзәгендә бәби-спектакль

19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә балалар өчен бушлай спектакльләр күрсәтеләчәк.

спектакль: «Киләчәк теле» («Язык будущего»)
режиссер: Алмаз Садриев
урыны һәм вакыты: 16:30, универсаль класс D
спектакль икедән алып дүрт яшькә кадәрге балалар өчен киңәш ителә

Бәби-спектакльнең эскизы татар теле һәм балаларның туган телне ни рәвешле өйрәнүләре турында сөйли. Ул киләчәктә татар теленең нинди вазыйфалар башкаруы турында уйландыра. Чөнки татар теленең әһәмияте турында сүз кузгатканда, җәмгыять, гадәттә, бары тик «тел – традицион мәдәният – көнкүреш» чылбырын куәтли. Нәтиҗәдә, үсеп килүче буын сәнгатьнең милли мотивларын һәм көнкүрешне искергән нәрсә дип саный. Авторлар исә милли телгә заманча образ булдырырга омтылыш ясый.
Тамашада рус телле актерлар да катнаша.

спектакль: «Зөһрә» («Зухра»)
режиссер: Ксения Шачнева
урыны һәм вакыты: 17:00, универсаль класс B
спектакль алты яшьтән өстен булган балалар өчен киңәш ителә

Казан рәссамы һәм дизайнеры Ксения Шачнева татар әкияте буенча балалар спектакле эскизын тәкъдим итә. Проектның төп идеясе балалар өчен билингваль тамаша булдыру: текст татарча яңгыраячак, шул ук вакытта һәр балага да аңлашыла торган визуаль образлар да кулланылачак. Шул рәвешле, рус телле балалар татар телен уен формасында өйрәнергә җәлеп ителәчәк. Эскиз балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә файдалы һәм кызык булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*