tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Ак чәчәкләр” романы юбилеен билгеләп үтәчәкләр
Мәскәүдә “Ак чәчәкләр” романы юбилеен билгеләп үтәчәкләр

Мәскәүдә “Ак чәчәкләр” романы юбилеен билгеләп үтәчәкләр

25 августта Татар мәдәнияте үзәгендә (Асадуллаев йорты) Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы басылып чыгуының 50 еллыгын музыкаль-әдәби кичә рәвешендә билгеләп үтәчәкләр.

Фойеда язучының оныгы шагыйрә Альбина Әпсәләмова оештырган күргәзмә эшләячәк.  Кичәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, язучы Ринат Мөхәммәдиев, җырчы Альбина Латипова, язучының кызы Ләлә Әпсәләмова катнашачаклар, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге.

“Ак чәчәкләр” романы 1965 елда беренче мәртәбә басылып чыга һәм аның татар, рус, башка телләрдә тагын егермеләп барлыгы 2 миллион тираж белән басмасы чыга. 1967 елда роман буенча телеспектакль төшерелә. Анда танылган артислар Нәҗибә Ихсанова, Шәүкәт Биктимиров һәм башкалар төшәләр. Кызганыч, ул язма сакланмаган. 2014 елда роман буенча 10 серияле телефильм төшерелә башлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*