tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне искә алдылар
Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне искә алдылар

Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне искә алдылар

Мәскәүнең “Татар Штабында” 12 декабрь – Россия Конституциясе көнендә патриот шагыйрь Муса Җәлилне (1906-1944) искә алдылар. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил дә катнашты.

Илнең төп кануны уңаеннан оештырылган кичәгә шагыйрьләр, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, студентлар клубы активистлары җыелды. Татар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина кичәне башлап җибәргәндә, татарлар өчен Муса Җәлилнең ватанпарвәрлек үрнәге икәнлеген әйтеп узды һәм искә алу кичәсенең Конституция көнендә уздырылуын символик булуын белдерде. Чара Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җыр белән башланып китте. Рус телендә иҗат итүче Мәскәү шагыйре, “Татар дөньясы» газеты хезмәткәре Әхәт Мөхәммәтов Муса Җәлил шигырьләрен генә сөйләп калмады, герой шагыйрьгә һәм аның кызы Чулпанга багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Җирле тарихчы, Мәскәү Татар Штабы аксакалы Әхмәт Галимов башкаладагы татар әдәбияте, сәнгате проблемаларын күтәрде.

“1920-30 елларда Мәскәүдә татар тормышы гөрләп торган. Шул ук Муса Җәлил Мәскәүдә татарча журнал чыгарган, китаплар нәшер иткән, яңа буын татар язучыларын тәрбияләгән. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Яңа буын татар шагыйрьләре юк. Булганнары да русча яза. Аннан соң күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәп иҗат иткән шагыйрь Әхмәт Ерикәй архивы кайда? Шундый аяныч хәлләр бик күп. Бу турыда уйланырга һәм конкрет эшләргә кылырга кирәк”-, дип чыгыш ясады 90 яшьлек аксакал.
Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов беренче чиратта Муса Җәлил иҗатының татар халкы тормышында уйнаган зур роле турында сөйләде. Аның фикеренчә, шагыйрь иҗаты инде 3-4 буынны тәрбияли. Ә Чулпан исеме – татарлар арасында бик популяр исем. “Мин үзем дә кызыма Чулпан исеме кушкан идем”-, дип белдерде Мириханов.

Элекке вәкил шулай ук Конституция, федерализм, төбәкләрнең хокуклары турында да искә алды. “Татарның хәле һәм киләчәге Конституциянең тулы көчкә эшләве белән турыдан-туры бәйләнгән”-, дип саный Нәзиф Мириханов.

Кичә барышында Мәскәү шагыйрьләре Лилия Сафина, Әнис Шә​ймарданов та шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Татар Штабы активисты Салават Сөрмәтов Җәлил шигырьләрен яттан сөйләде.

Кичә ахырында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил чараны оештыручы Әхәт Мөхәммәтовка рәхмәт сүзләрен белдерде. “Татар Штабы” Чулпан Җәлил белән яшьләр белән очрашулар оештырырга һәм шагыйрьнең туган көненә документаль фильм әзерләргә килеште.

Татар Штабы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*