enrutat
Баш бит / Мәскәүдә «Остазга музыкаль бүләк» дигән концерт узачак
Мәскәүдә «Остазга музыкаль бүләк» дигән концерт узачак

Мәскәүдә «Остазга музыкаль бүләк» дигән концерт узачак

Бүген , 10 январь көнне, танылган татар дирижеры, музыкант, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Казакъстанның (1967) һәм Россиянең (1998) халык артисты Фуат Шакир улы Мансуровның тууына 90 ел. Шул уңайдан, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында «Остазга музыкаль бүләк», дигән концерт узачак..

Ул 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туа. Аның әти-әнисе — гади хезмәткәрләр. Әтисе – эшче, әнисе – музыкаль-драма театрында костюмер. Театр репертуарында малай карамаган бер генә спектакль дә булмый. Малайның музыка белән кызыксынуын күреп, күршеләре Т.Н.Расторгуева үзе аның белән шөгыльләнә башлый, нота белемен, чит телләрне өйрәтә, ә аннары музыка техникумына илтә. Фуатны тыңлап карыйлар һәм виолончель классына укырга алалар. Аның педагогы О.О.Узинг була. Җиде ел дәвамында ул олы музыкант белән шөгыльләнә һәм искиткеч яхшы музыкаль хәзерлек ала.

Ул чакта бик авыр чор була. Массакүләм репрессияләр Фуатлар гаиләсенә дә кагылып үтә. Ул гаиләсенә ярдәм итәргә карар кыла һәм укуын ташлап, заводка эшкә керергә мәҗбүр була. Ләкин аңа станок янында озак эшләргә туры килми, авариягә эләгә һәм производство имгәнүе ала. Яңадан университетта һәм консерваториядә укый башлый. Мансуров 1950 елда университетны, 1951 елда консерваторияне тәмамлый. Казак консерваториясенең яшьләр оркестрын Мәскәүдә булачак Бөтендөнья яшьләр фестиваленә хәзерли башлый, аның җитәкчелегендә оркестр беренче премия һәм алтын медаль яулый.

Мансуровның алдагы үсеш процессы, аның мавыгулары һәм музыкантның олы хезмәте, сәләт үзенчәлекләре, һичшиксез, Мәскәүгә китерергә тиеш була. Ул Мәскәү консерваториясе аспирантурасының дирижерлык кафедрасына, профессор Л.М.Гинзбургка кабул ителә. Шул ук вакытта Мансуров, Казак опера һәм балет театрында дирижерлык итеп, 1963 елда аның баш дирижеры була, консерваториядә дирижерлык курслары укыта.

Мәскәүдә Париж консерваториясе профессоры Игор Макаревич алып барган югары дирижерлык осталыгы курсларында тыңлаучы буларак та, Мансуров күп нәрсә үзләштерә. 1966 елда Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында лауреат була, ә СССРның Зур театрында уңышлы стажировкадан соң, 1967 елда анда дирижер булып кала һәм хәзерге көнгә кадәр шул хезмәтен башкара.

Бу вакыт эчендә Мансуров Мәскәү консерваториясендә укытучы буларак та уңышка ирешә, хәзерге вакытта ул – Казан һәм Алма-Ата консерваторияләре профессоры. Зур эрудиция һәм шомарган профессиональ осталык Мансуровка чит илләрдә уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Ул дөньяның егермедән артык илендә була.

Фоат Шакир улы Казанга даими рәвештә 1967 елдан килә башлый.

1968 елда Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә. Ул үзен классик сюжетларга яңа аңлатмалар бирүче, сәхнә образларының гәүдәләнешенә заманча караш күрсәтүче үзенчәлекле, тирән фикер йөртүче сәнгатькәр буларак күрсәтә.

Шул ук вакытта Фуат Мансуров Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында дирижерлык итә.

Дирижер Мансуровның репертуар колачы бик киң, ул үз эченә күпсанлы зур симфоник әсәрләр, опера һәм балет спектакльләрен ала. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991-1993нче елгы концерт программасы өчен Фуат Шакир улы Мансуровка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

Ул 82 яшендә 2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат булды

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*