tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Татар кызы-2018» бәйгесендә Әдилә Зәбирова җиңү яулады
Мәскәүдә «Татар кызы-2018» бәйгесендә Әдилә Зәбирова җиңү яулады

Мәскәүдә «Татар кызы-2018» бәйгесендә Әдилә Зәбирова җиңү яулады

Мәскәүдә үткән Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесендә Әдилә Зәбирова җиңү яулады. “Татар кызы-2018” бәйгесенең төбәк финалы “Красная Пресня” паркындагы район Сабантуе кысаларында үтте. Бәйге сәхнәсендә татар башкаручылары Наилә Фатехова, Марат һәм Радик Яруллиннар, Айрат Сафин һәм Рәсим Фасихов чыгыш ясады.

Мәскәү татарларының “Штаб” координаторы Гөлнара Яруллина белдерүенчә, бәйге яшьләр арасында татар теленә кызыксыну уятты. Конкурсанткалар татар мәдәниятен заманча тәкъдир итергә тырышты.

“Жюри әгъзасы һәм Мәскәү татарлары вәкиле буларак, мин катнашучыларның татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен ничек белүләренә игътибар иттем. Мине кызларның татар телен саклап калуның беренче урында торган мәсьәлә булуын аңлаулары һәм җитди кабул итүләре ошады. Кызганыч, жюрига Мәскәүнең барлык автономияләреннән дә вәкилләр юк иде, мисал өчен, башкалада татар тормышын кире кайтарган “Ватан” хәрәкәте әгъзалары. Киләсе елны бәйгедә Мәскәүнең барлык район автономияләре вәкилләре катнашырга тиеш”, – дип белдереде Гөлнара Яруллина.

Мәскәү буенча “Татар кызы-2018” бәйгесендә җиңү яулаган Әдилә Зәбирова нык гаилә корып, туган телен һәм туган җирен яратучы балалар тәрбияләү турында хыяллана. Әдиләнең максаты – татар телен һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру.

Бәйгедә катнашкан Алия Хәкимова “Халык гүзәле”, Динара Алукаева “Сабантуй гүзәле”, Ләйсән Саберова “Сәнгать”, Алинә Фәйзерахманова “Иң мөлаем Мәскәү кызы” номинацияләрендә җиңү яулады.

Мәскәү буенча “Татар кызы-2018” җиңүчесе Әдилә Зәбирова Казанда үтәчәк бәйге финалында катнашачак, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары “Штаб”ы.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*