tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Татар кызы”нда катнашучылар башкаланың Татар бистәсе белән танышкан
Мәскәүдә “Татар кызы”нда катнашучылар башкаланың Татар бистәсе белән танышкан

Мәскәүдә “Татар кызы”нда катнашучылар башкаланың Татар бистәсе белән танышкан

“Татар кызы-2018” бәйгесенең  Мәскәү турында катнашучылар өчен Мәскәү елгасы аръягындагы Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылган. Тарихи урыннар белән кызларны тарихчы Марат Сәфәров таныштырган, дип хәбәр итә Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге.

Кызлар XVIII-XX гасырдагы Мәскәү татарлары тормышы, соңрак Татар мәдәни үзәгенә әверелгән татар мәктәбе төзелеше, Мәскәү мәчетләрен төзү тарихы хакында өстәмә мәгълүмат алган.

Экскурсия белән параллель рәвештә, кызларга милли костюмнардан фотосессия дә оештырылган.

“Татар кызы”ның Мәскәү өлешендә җиңүчене 7 июль көнне Сабан туенда ачыклаячаклар. Анда беренчелекне яулаган туташ Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәкне тәкъдим итәчәк.

Финал октябрь аенда Казанда узачак.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*