tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар яшьләре беренче тапкыр «Ябалак» интеллектуаль уенына җыелды
Мәскәүдә татар яшьләре беренче тапкыр «Ябалак» интеллектуаль уенына җыелды

Мәскәүдә татар яшьләре беренче тапкыр «Ябалак» интеллектуаль уенына җыелды

Мәскәүдә татар яшьләре беренче тапкыр «Ябалак» интеллектуаль клубының күчмә уенына җыелды. Бу Казан клубының Мәскәүдә уздырылган беренче турниры булды.

Уенны «Ябалак» (Казан) һәм «Бердәмлек» (Мәскәү) клублары оештырды. «Ябалак»ның Мәскәүдәге беренче турнирын «Ябалак» проекты авторы Ренат Миргаязов үзе алып барды. Мәскәү татарлары өчен махсус төзелгән квиз-викторина рус-татар-инглиз телендәге сораулардан торды.

Турнирда «Камыр Батыр», «Каймак», «Актаныш балалары», «Шүрәле һ.б.», «Чакматаш» командалары көч сынашты.

Дүрт тур дәвамында уенчылар эрудициягә, кино-сериалларга бәйле сорау-ребусларга җавап эзләде. Ике сәгать дәвамында барган бәйгедә «Актаныш балалары» – өченче, «Шүрәле һ.б.» икенче урынны яулады. «Камырбатыр» командасы интеллектуаль көрәшнең җиңүчесе булды.

Җиңүчеләргә «Бердәмлек» клубының «Урман күле» проектыннан махсус бүләкләр тапшырылды.

 

Римма Гомәрова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*