tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Татарлар мирасы” китабы тәкъдим ителәчәк
Мәскәүдә “Татарлар мирасы” китабы тәкъдим ителәчәк

Мәскәүдә “Татарлар мирасы” китабы тәкъдим ителәчәк

20 июнь көнне Мәскәүдә Әсадуллаев йортында язучы Гали Еники (Гали Еникиев) белән очрашу узачак. Анда аның яңа гына өстәмә белән басылган “Татарлар мирасы” (“Наследие татар”) китабы тәкъдим ителәчәк.

Гали Еникиев татарлар тарихы хакында дистәләгән китап язган автор. Аның “Чингиз-хан и татары: мифы и реальность”, “Корона ордынской империи”, “По следам черной легенды: правда и ложь о татарах России: истоки, причины, авторы” китаплары бар. Очрашу азагында ифтар уздыру ниятләнә.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*