tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Туфан Миңнуллинга багышланган кичә була
Мәскәүдә Туфан Миңнуллинга багышланган кичә була

Мәскәүдә Туфан Миңнуллинга багышланган кичә була

18 августта 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендә (Асадуллаев йорты) Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә үтә. Әлеге театральләштерелгән программа татар театрының 110 еллык юбилее кысаларында үткәрелә. Кичә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле куелуга 40 ел булуга багышлана.

Әлеге чараның программасы  данлыклы драматург Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлардан төзелгән. Кичәдә Камал театры артистлары катнаша: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина) һәм Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, яшь артистлар Гүзәл Гөлвердиева, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Раил Шәмсуаров һәм башкалар.

Кичәдә шулай ук Татарстанның халык артистлары Лаура Шакирҗанова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Юнысова катнаша. Кайбер легендар спектакльләрдән җырларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм күп кенә бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты  Айгөл Хәйри башкара. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның `һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән башланып китәчәк.

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*