tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Милләт йортын тергезүче
Милләт йортын тергезүче

Милләт йортын тергезүче

Башкортостан татарлары турында төрле фикерләр бар. Әлбәттә, Уфа татарлары электән үк көчле рухлы, зур мәдәниятле, милли гореф-гадәтле кавем буларак танылган. Батыршадан башлап Дәрдмәндкә кадәр, Мәҗит Гафурилардан Галимҗан Ибраһимовка, Фатих Кәримгә, Гази Кашшафка, Мирсәй Әмиргә, Нәкый Исәнбәткә, Әмирхан Еникига, Риза Ишморатка, Хәсән Сарьянга, Нурихан Фәттәхка, Рәдиф Гаташка һәм бөек татар җырчысы Фәридә Кудашевага кадәр мөхтәрәм әдипләр биргән бу яклар. Урал итәкләрендәге һәм Ырымбур далаларындагы татар иле иҗтимагый-сәяси тормышта Идел-Урал төбәгенең мөһим бер өлеше дип санала. Русия төбәкләрендә, БДБ илләрендә гомер итүче татарлар арасында да Агыйдел, Дим, Ык буе татарлары аерылып тора.

Соңгы 25 елда барган милли-мәдәни күтәрелеш чорында Башкортостан татарлары үз мәнфәгатьләрен яклауга күтәрелде. Милли рухлары, иҗади мөмкинлекләре, яшәгән төбәкләренең икътисадына керткән өлешләре дз сизелеп тора аларның. Эшкуар Рамил Бигнов, журналист Кәрим Яушев, гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов һәм башка күп кенә сәяси “тамга” буларырлык шәхесләр татар дөньясына яхшы билгеле. Башкортостанда милли оешмаларның күплеге һәм кайнар канлылыгы, рәсми хакимият белән хезмәттәшлектә еш кына борчак пешерә алмавы да сер түгел. Шулай да, аллага шөкер, артык тавышланмыйча, тыйнак, саллы һәм элекле эшләп зур нәтиҗәләргә ирешүче, Башкортстан татарларының йөзен билгеләүчеләр бар.

Тел галиме, хәзер инде мәрхүм профессор Радик Сибагатов, рәссам Вәкил Шәйхетдинов, галим һәм язучы, Галимҗан Ибраһимов турында трилогия язган Суфиян Поварисов, әдәбият белгече Әхәт Нигъмәтуллин, татарның классик шигъриятен һәм җырларын, халык моңнарын иң югары биеклеккә күтәреп яңгыратучы җырчы Идрис Газиев, фоторәссәмнар Фәрит Гыйльми, Рамил Кильмәмәтов, мәдәният хезмәткәре һәм композитор Алик Локманов, “Кызыл Таң”, “Тулпар”,“Өмет”, “Диләфрүз” басмаларын әзерләп дөньяга чыгаручылар кебек фидәкарь затларның булуы Уфа татарларының милли тормышына сизелерлек тәэсир ясый. Үзләре эшләгән урында абруй казанган, татар милләтенә дә тугры калган шәхесләр тагы да күбрәк. Атлар үстерүче Хәсән Идиятуллин, әдәбиятыбызның классигы Галимҗан Ибраһимов турында Суфиян Поварисов язган трилогияне үз хисабына бастырып чыгарган Марат Сәитов кебек эшкуарлар татар милләте өчен җаннарын фида кылганын да әйтергә кирәк. Андый фидакарь затларның һәркайсы уникаль, кабатланмас шәхес. Миякә районының Җидегән авылында туып үскән, соңгы елларда Бәләбәй механикын завод җитәкләгән Рәүф Йосыф улы Хәсәновны башка берәү белән чагыштырып була икән?

Татар бистәсе харәбә булмаска тиеш!

Бер карасаң, Рәүф әфәнде милли җыелышларда катнашып, кайнар чыгышлар ясап йөрүче юлбашчы түгел. Башкортостанда тырышып башкарган эшләре танылган, республика һәм нефть тармагының зур бүләкләренә, мактауларны лаек булган кеше ул. Берничә ел элек Казанда борынгы биналар җимерелә башлагач, кайберләре аукционга куеп сатыла башлагач Рәүф Хәсәнов шалтырата:”Ничек алай милләтебез оясы җимерелә, туздырыла?”. “Яңа гасыр” телеканалы аша Иске татар бистәсе хәлләрен күргәч, аның йөрәге чыдамаган. Тиз арада килеп тә җиткән, аукционда катнашырга гариза биреп, тиешле акчасын да түләгән. Йөрәге дөрес сизгән икән, Нариман урамы, 62 нче йортны сатып алырга теләгән Мәскәү эшкуары бу йортның артындагы җир мәйданына кызыккан икән. Анда сәүдә складлары ачарга булган ул. Аукционда аларга үзара ярышырга туры килде. Бәйге башындагы бәяне 1,5 миллионга арттырып булса да, кайчандыр атаклы “Милләт” типографиясе урнашкан җимерек бинаны сатып алды Бәләбәй татары. Ни өчен? Максаты, отышы нинди икән соң аукционда алты миллионга алынган харәбәнең?

Рәүфнең зур максаты – татар бистәсенең матур бинасы милләткә хезмәт итеп, Казанны бизәп торырга, татар милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Һәм шулай барып чыкты да. 1908 елда Ибраһим Идрисов һәм Галимҗан Баруди төзегән һәм 1,5 милллион данә мөселман китабы басылган “Милләт” типографиясе бинасы бер ел ярым эчендә яңадан аякка басты. Җитмешләп КамАЗ чүп-чар, балчыкны шәһәр читенә ташытып, реставрация проекты төзетеп, Мәдәният министрлыгының таләпләрен үтәү турында килешү имзалап, кыйммәтле экспретизалар ясатып, йортның әллә кайчангы кыяфәтен кире кайтару, аның эчендә заманча уңайлыклар булдыру, дистәләгән, йөзләгән рөхсәтләр алу, бинага газ, су, электр, канализация үткәрү өчен күпме көч һәм рәсми оешмаларда эш йөретү тәҗрибәсе кирәк! Матди чыгымнарның никадәр булуын, җиһазлар, кораллар, эшче куллар табуның, осталарны бертуктаусыз эшләтүнең ничек кыен булуын күз алдына китерәсезме?

Тырышлык таш тишә

Рәүф әфәнденең бу мәшәкатьләрне җиңеп чыгачагына шикләнмәгән идем. Гомере буе нефть тармагында эшләгән, җир маен торбалар аша куган кешегә бер кайчан да җиңел булмагандыр. Туган авылында мәчет салдыру, Мортаза Рәхимов туган Күгәрчен районында татар мәктәбе ачтыру (үзенең улларын туган телдә укытыр өчен!), “Кызыл мәчет” дигән тарихи исемле ансамбль оештыру, Бишбүләк районындагы нефть кудырту станциясенә күчерелгәч, анда элекке бойлер бинасында тутыкмас металдан мәчет төзетү, банкротлыкка төшкән Бәләбәй механика заводын аякка бастыру – болар барысы да бик четрекле, тырышлык, чыдамлык таләп иткән гамәлләр. Милләт һәм дин өчен Рәүф Йосыф улы тау тишеген тишеп, эллә ниләр төзеп куяр иде. 1998 елда Башкортостан татарларынын беренче корылтаенда Бишбүләк районының ул вакыттагы башлыгы Илдар Гимаев мине Рәүф Хәсәнов белән таныштырды. Нигә кирәк булган дисәгез, Рәүфнең Казанда яшәүче якташ белән очрашасы килгән, ниндидер планнары булган икән.

Соңыннан белдек аның ниятләрен! Инде хәзер аның өч улы Казанда техник белем алганнар, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаганннар. Үзе дә, хәләл җефете Гөлфия дә читтән торып “Мөхәммәдия” дә белем алдылар, тырыша-тырыша рефератлар, дипломнар яздылар. Үзе дә, Гөлфия ханым да, уллары Рөстәм, Арслан, Раил, Райнур, Илһамия һәм Айсылу киленнәр дә ураза-намаз калдырмыйлар. Кодасы – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт белән дә пар килгәннәр алар. Нәрсәгә тотынсаң да, һәммә нәрсә дин кушканча төпле, гадел эшләнергә тиеш! Заман рухына да туры килсен эле!

Чын милли йорт, иманлы урын

Инде “Милләт йорты” тергезелгәч, матур итеп, туганннарны, зыялыларны, республика һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләрен чакырып милли мәҗлес корды ул. Рәүф хаҗиның 60 яшьлек юбилеен шулай милләтебезгә, динебезгә багышлап, шушы бинаны ачып җибәрүе аның никадәр тыйнак, иманлы, милләтпәрвәр булуын күрсәтә. Типография бинасында хәләл кафе ачылу, танышу-яучылык хезмәте, эшкуарлар мәктәбе оештыру, нәшрият үзәге булдыру планнары – болар барысы да ислам дине рухында, татар милләте горефләре нигезендә башкарыла. Бинада милли туйлар, мәдәни кичәләр, ифтарлар, корбан ашлары үтә башлады. 5 июльдә “Милләт” йортында Универсиада ачылуына фатиха бирү өчен, шул көннәрдә башланачак рамазан ае хөрмәтенә корьән мәҗлесе үткәрелде.

Хәзер инде Рәүф хәзрәтнең күбрәк гомере Казанда үтә, Бәләбәйдәге эшләрен уллары башкара. Гөлфия ханым да аның янында, кече уллары Райнур Казанның абруйлы лицеена укырга керде. Казанга күчүчеләр арасында шул кадәр милли күп фәһем, мул тормышлы күмәк гаилә, уллар, киленнәр, оныклар (сабыйларның исемнәре Сөләйман, Мәдинә, Габрдрахман) төяп килүчеләр сирәк очрыйдыр. Камил Әбләзов, Эдуард Ганиев, Расих Латыпов, Фәхертдин Канюкаев кебек эшкуар татарлар белән горурланабыз. Хәзер инде тагын бер матур һәм тирән мәгънәле гореф туып килә. Ул да булса – милли ядкәрләрне саклау, тергезү. Бәләбәй татары Рәүф Хәсәнов – Казан каласына килеп, тарихи бина буларак танылган мәдәни һәйкәлне милләткә хезмәт итәр өчен тергезүче иң беренче милләттәшебез. Инженер, эшкуар, җитәкче, дипломлы имам-хатип. Андыйлар күбрәк булсын иде!

Римзил Вәли, 
“Халкым минем”, ноябрь 2013

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*