tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары
Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары

Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары

10 февральдә Казанда “Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары” темасына багышланган чираттагы “Акыл фабрикасы” мәктәбе узды.

Чара лаборатория форматында үтте. Теория өлешеннән соң катнашучылар практик бирем үтәделәр – грант алу таләпләренә туры китереп, гариза тутырырга өйрәнделәр.

Акыл фабрикаының программасы

10:00-10:30 ”Милли проект нәрсә ул?”. Максатлар һәм ачык фикер алышу
10:30-11:15 “Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме”. Мөхәммәдеева Руфия, ТР яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары
11:15-13:15 Лаборатория. Грантка гариза тутыру.
13:15-14:00 Тәнәфес. Төшке аш.
14:00-16:00 “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” Илшат Сәетов, РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре, сәяси фәннәр кандидаты
16:00-16: 45 “Фонд оештыру тәҗрибәсе. Хәйрия”.
16:45-17:00 Нәтиҗәләр, грантларга кураторлар билгеләү.

Чыгышларында спикерлар этник-мәдәни проектларны булдыру алгоритмнары турында гына түгел, ә шулай ук аларга акча җәлеп итү юллары, гамәлгә куярга булышкан төрле конкурслар, республикакүләм һәм федераль грантлар, башка ресурслар турында да сөйләделәр.

Чарада Чуашстан, Удмуртия, Киров, Ульян, Пермь өлкәләре һәм Казанның татар берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган бу чара “Штаб”креатив индустрияләр резиденциясендә, Татарстан урамы, 20 а йортта үтте.

Бу репортажда “Татар-информ” агентлыгы фотолары кулланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*