tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли ризыкларыбыз – табын күрке
Милли ризыкларыбыз – табын күрке

Милли ризыкларыбыз – табын күрке

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекләре «Йолдызлык» балалар бакчасында камыр ризыклары пешерү буенча – мастер-класс уздырды.

Берәүгә дә сер тугел, тәмле ашарга барыбыз да ярата.Бигрәк тә ир-атлар.алар йөрәгенә юл ашказаны аша утә,дип юкка гына әйтмиләр.Шуңа да яшьтән тәмле итеп пешерегә өйрәнү һәр кыз баланың мөһим бурычы.Нәкъ менә шуларны күздә тотып, балалар бакчасында милли камыр ризыкларын әзерләү  буенча мастер – класска  төрле буын вәкилләре- “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары, тәрбиячеләр,укытучылар, яшь әниләр җыелды. Әлбәттә, бу  чарага һәркемне чакыру мөмкинлеге юк, тик без монда күргәннәрне газета укучыларыбызга түкми-чәчми язып китәргә тырышырбыз. Чөнки үзең белгәнне  башкаларга да җиткерү мөһим.

Балачактан пешеренергә яраткан Гөлнара Михтахетдинова килгән кунакларга “Өч катлы паштет” һәм “Үпкә бавыры пәрәмәче” әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте.

Татар хатын-кызлары дигәч тә, әлбәттә, күз алдына тәмле итеп өчпочмагын да, бәлешен дә пешерә белә торган образ килеп баса. Һәм ул чынлыкта да шулай булырга тиеш. Без Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәргән остаханәгә Гөлнараны җибәреп ялгышмаганбыз. Әнә  ул үз белгәнен безгә ничек итеп пешереп күрсәтте, афәрин, – дип нәтиҗә ясады “Ак калфак»  Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова.

Алия Гаязова
Яшел Үзән газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*