tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура Президиумының беренче утырышы узды

Милли шура Президиумының беренче утырышы узды

Бүген, 19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары белән беренче рәсми утырышын уздырды.

Утырышның көн тәртибе Милли шура рәисенең яңа төзелгән оешманың структурасы белән таныштырудан башланып китте. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Президиумы 2017 елның 3 августында сайланды. Аның составында Президиум рәисе белән берлектә 15 кеше тора. Ә гомумән Милли шура оешмасының составында 75 әгъза бар. 75 кешедән торган Милли Шура елга бер тапкыр җыелачак. Оешма эшчәнлегенең нәтижәләре биш елга бер уза торган Бөтендөнья татар конгрессы съездында чыгарылачак.

Васил Шәйхразиевтан соң сүзне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров алды. Ул президиум әгъзаларын  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 3нче кварталдагы эшчәнлеге һәм 4нче кварталга эш планы белән таныштырды.

Көн тәртибенең өченче мәсьәләсе Россия Федерациясе төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлары турында иде. Әлеге өлкәгә кагылышлы мәгълүматны  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин үз чыгышында чираттагы татар яшьләре форумына әзерлек турында сөйләде. Бүгенге көндә 114 татар яшьләре оешмасы булуын һәм аларны кабаттан барлап, элемтәләр урнаштырып, алар турында мәгълүматны яңарту өстендә эш алып барылуы турында ассызыклады.

Президиум утырышында Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина, “Россиядәге татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов,  Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлек башлыгы Эдуард Ганиев, Чувашстан Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Фәрит Гибатдинов, “Дуслык” Самара региональ иҗтимагый иҗат оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарият башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев, Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*