tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе бүген эш сәфәре белән Иваново өлкәсендә
Милли Шура рәисе бүген эш сәфәре белән Иваново өлкәсендә

Милли Шура рәисе бүген эш сәфәре белән Иваново өлкәсендә

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны бүген Иваново шәһәрендә Иваново өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Усман улы Ляпин һәм Иваново өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзалары каршы алды.

Васил Шәйхразиев визит барышында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак. Көн тәртибендә Иваново өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Е.Л. Нестеров белән очрашу да каралган.

Милли Шура рәисе биредәге Җәмигъ мәчете, Милләтләр Йорты, 18 нче номерлы этномәдәни компонентлы мәктәп белән танышачак. Көннең икенче яртысында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге катнашында, Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясыйлар, 2019 нчы елга планнар да кабул ителергә тиеш.

Очрашуда милләттәшләребезгә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителәчәк. Иваново шәһәренә Үзәк Федераль округта яшәүче татарлар җыела.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*