tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе конгрессның мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды
Милли Шура рәисе конгрессның мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды

Милли Шура рәисе конгрессның мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды

2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Съездның пленар утырышында Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиевка йөкләнде. Яңа төзелгән оешма Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының стратегиясе белән шөгыльләнәчәк. Шушы уңайдан Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре белән танышты.

Мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәрләре белән уздырылган җыелышта, Васил Шәйхразиев “Бөтендөнья татар конгрессы” сайты дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар өчен төп мәгълүмат чарасы булырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук Милли Шура рәисе регионнардагы милләттәшләребез эшчәнлеген тагын да күбрәк яктырту, чит илләрдәге һәм регионнардагы татар оешмалары белән ике яклы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә даими мәгълүмат алмашын булдыру, видео материалларның санын арттыру өстендә эшләргә кирәк булачагын да әйтеп узды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*