tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты

Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты

“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының яңа структурасында барлыкка килгән ун комитетның икесе Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе – ә бүгенге игъланнан соң – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татар яшьләре белән эшләү комитеты башлыгы Тәбрис Яруллин кул астында эшләячәк. Ике комитетның берсе Якын һәм ерак чит илләрдәге татар яшьләре белән эшләү комитеты дип, икенчесе Россия Федерациясе регионнарында татар яшьләре белән эшләү комитеты дип атала.

Искәртеп үтәбез, бүген “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының беренче Президиум утырышы узды һәм анда аның структурасы игълан ителде. Президиум утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары катнашты.

Шунысы да игътибарга лаек, Бөтендөнья татар конгрессының эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертелсә дә, Башкарма комитетта штат берәмлекләре дә арттырылмаган.

Утырышта Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин татар яшьләре форумына әзерлек буенча эш планнарын билгеләп чыгыш ясады. Ул татар яшьләре белән эшләүне Татар яшьләре форумының зур бер юнәлеше булуын искәртеп үтте. Устав нигездә татар яшьләре оешмалары ике елга бер җыелуын, форум исәбендә 114 татар яшьләре оешмасы булуын әйтте.

“Хәзерге вакытта ике атна дәвамында Яшьләр форумы яшьләр оешмалары челтәрен яңарта. Моннан 13 ел элек беренче съездда 480 делегат килгән булса, былтыр җиденче тапкыр форумга җыелдык. Анда инде 900 делегат иде. 30 илдән һәм 60 төбәктән килделәр. Делегатлар 14 яшьтән 35 яшькә кадәр була ала. Без килергә теләүчеләргә татар телен белү таләбе куябыз, яшьләр өчен тел белү – Казанга килү өчен мотивация булып тора”, – диде ул.

Тәбрис Яруллин әйтеп узганча, съездда ике ел эшли торган идарә сайлана. Әлеге вакытта координацион советта 52 кеше бар. Алар йә активистлар, йә татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре. Киләсе VIII форум 2018 елның августында булыр дип уйланыла.

Тәбрис Яруллин алга таба Яшьләр форумының балалар тәрбияләү юнәлешенә игътибар арттырылачагына басым ясады. “Хәзер съездга килүче делегатларның яше үсә бара. Моңарчы делегатларның уртачы яше 21-22 яшь булса, былтыр 25 яшь иде. Без баланы бишектән үк татарча тәрбияләү турында сөйләшәчәкбез. Яшьләр этномәдәни проектлар менеджментына, татар телен интернет белән бәйләп карау юнәлешләренә игътибар ителәчәк”, – диде ул.

“Без яшьләрне җитәкләп йөрүдән китеп, аларны мөстәкыйльрәк итергә тиешбез, – дип фикерен җиткерде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Ул Татар яшьләре оешмаларына читкә дә чыгарга, башка оешмалар составларына да керергә, төрле грантлар алу мөмкинлекләрен карарга киңәш итте.

“3 августта кадәр Тәбрис Яруллин конгресста яшьләр буенча эшләүче берүзе иде. Хәзер без аның абруен күтәрдек – конгресс рәисе урынбасары иттек, – дип аңлатма кертте Васил Шәйхразиев. – Аның ике комитеты була – алар Россия һәм чит илләр буенча эшләячәк. Башкарма комитет җитәкчесенең башка ике урынбасарына килсәк, алар юнәлеше буенча күп эшләр эшләнгән. Ә яшьләр ягыннан әле эш күп. Яшьләр форумы алдында зур бурычлар тора – эшләргә дә эшләргә”.

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*