tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Милли Шура рәисе Россиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Милли Шура рәисе Россиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Чара Югары мөфти резиденциясендә узды.

Әңгәмәнең төп өлеше Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эше булды. Биредә чараның детальләре турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, оештыру комитетын төзү 2020 елның 18 мартына планлаштырылган.

Моннан тыш, Васил Шәйхразыев катнашучыларга Татарстанда булачак мөһим вакыйгалар турында искә төшерде, шулар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразыев шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак, алар арасында Курск сугышында катнашкан Әсхәт Минһаҗетдинов та бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*