tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

«Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

18 май иртәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре  форумы делегатлары агыла башлады. Бу минутларда Башкортстан, Татарстан, Пенза, Пермь, Свердловск, Төмән һәм башка төбәкләрдән килгән делегатлар теркәлү уза. Биредә теркәлүдән соң алар эшкә керешәчәк.

Өйлә намазыннан соң имамнарга Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу тәкъдим ителә.

Көндезге икедә секция утырышлары эшен башлап җибәрәчәк.

“Казан” милли мәдәният үзәгендә – “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, ТР Фәннәр академиясендә – “Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге”, ТР Мәдәният министрлыгында – “Мәчет һәм татар гаиләсе”,  Россия Ислам институтында  “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” исемле секция утырышлары үтәчәк.

Кич белән делегатларны Камал театрында көтәләр. Биредә И.Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле күрсәтеләчәк.

Хәбәр ителгәнчә, быелгы форумга барлыгы 1050 делегат чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан катнашачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*