enrutat
Баш бит / «Мин – оптимист, җыласам да – төнлә генә…»
«Мин – оптимист, җыласам да – төнлә генә…»

«Мин – оптимист, җыласам да – төнлә генә…»

Үзләренә генә хас кабатланмас иҗатлары белән татар театр сәнгатен, татар сәхнәсен баеткан артистларыбыз һәр чорда булган һәм бар, шөкер. Хәтта бер үк рольне башкарганда да төрле артистлар талантларының төрле кырлары белән ялтырап хәтердә кала. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Вера МИНКИНА әнә шундыйларның берсе – гаҗәеп олуг актриса иде.

Ул узган катлаулы тормыш юлы, ул кичергән бай, озын сәхнә гомере сокланып, кабат-кабат баш иярлек. Туксан дүртенче яшенә кадәр Вера ханым үз акылында, сәламәт булып, балалары кадер-хөрмәтендә яшәде. Һәрвакыт яшь күңелле артистка 85, 90 яшьлек юбилеенда да сәхнәдә «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин) спектаклендәге Палый карчык ролендә җырлап-биеп уйнап, тамашачыларын шаккаттырган, тагын бер кат сөендергән иде. Бу, чынлап та, кызыгырлык, көнләшерлек, сокланырлык язмыш. «Тамашачы мәхәббәте миңа яшәү көче бирә», – диюе дә хакыйкатькә туры килә.

Күренекле артисткабызның туган җире – Татарстандагы Чистай районының Бахта авылы. 2018 елның 9 сентябрендә аның тууына 100 ел тула. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыяллана ул. Авылдашлары да аны «артист» дип йөриләр. Казанга килеп театр техникумына укырга керә һәм аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын республиканың Күчмә театрында башлый (хәзерге Тинчурин театры).  1952 елдан ул – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы.

Вера Минкина театрны тормышын яраткан кебек яратты, бөтен гомерен сәхнә иҗатына багышлады. Татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

Табигать тарафыннан, тумыштан мул итеп бирелгән якты таланты, киң сәхнә диапазоны, хатын-кыз табигатенең бөтен нечкәлеген сиземләп тасвирлавы һәм шулай ук үзенең шәхси сыйфатлары артисткага гаҗәеп тормышчан, халыкчан, ихлас образлар иҗат итәргә, дан казанырга мөмкинлек бирде. Аның барлык персонажлары – малайлардан алып төрле яшьтәге хатын-кызлары да – үсмер кызлар, яшь киленнәр, әниләр, дәү әниләр, карт әбиләр – барысы да тормышка гашыйк, зур ихтыяр көченә ия, кояшлы һәм бай эчке дөньялы иде. Тискәреләрен дә сөйкемле сөякле итә белә иде ул. Алар арасында Уңганбикә («Кыз урлау», М. Кәрим), Полина («Дошманнар», М. Горький), Малай («Зәңгәр шәл» К. Тинчурин), Кәләмзә («Зифа», Н. Исәнбәт), Гыйльмениса («Чаткылар», Т. Гыйззәт), Факиһә («Беренче театр», Г. Камал), Мелита («Кол», Г. Фигейредо), Мария Ильинична Ульянова («Баһадирлар», Н. Погодин),  Хөлә («Әбиләргә ни җитми», Ф. Бүләков), Ана («Моңлы бер җыр», Т. Миңнуллин), Степанида («Җимерелгән бәхет», А. Островский), чуаш карчыгы Екатерина («Яшь йөрәкләр», Ф. Бурнаш), Хәмдебану («Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин) һәм башка рольләре үз иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл, камил образлар.

Вера апаның иҗаты театр сәнгате белән генә чикләнмәде, ул радио, телевидение тапшыруларында да даими катнаша иде, «Зифа оныгы – Ришат», «Хәзинә» нәфис фильмнарында танылган рус киноактерлары белән бергә уйнап, ил күләмендә тамашачы мәхәббәтен казанды.

Менә аның кызыклы иҗат биографиясен шулай кыска гына да аңлатып була. Инде сөекле артисткабызның тормышындагы кайбер сәхифәләрне Вера апаның үз истәлекләреннән бәян итик.

…Алты сабыйны ятим калдырып, әтиләре Егор абзый колхоз эшендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Иң олы бала Вера кечкенәдән эшкә җигелә: «Балачагым җиңелдән булмады. Алай да уңганлыгы белән тирә-якта дан тоткан, һәр эштә алдынгы әниебез безне ким-хур итмәскә тырышты. Мәктәптә укыганда иптәш кызлар белән бергә сәхнәгә чыгып биеп-җырлап үстек. Бервакыт әле Г. Камалның «Банкрот» спектаклен күрсәттек. Сираҗетдинның хатыны Гөлҗиһан ролен дөньямны онытып уйнаганым хәтердә». Театр техникумына кергәндә Верадан: «Нишләп синең буең бик кечкенә?» – дип сорыйлар. «Мин үсәм әле, менә күрерсез, үсәм!» – дип җавап бирә кыю кыз. Әйе, гап-гади керәшен авылыннан чыккан зур талантлы кечкенә кыз, чынлап та, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы дәрәҗәсенә кадәр үсә – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Гранд-дамасы» дип тә зурлыйлар иде Вера ханым Минкинаны. Яшенә карап кына да түгел. Театр труппасында ул гел ягымлы, ачык йөзле, беркайчан да бернидән зарланмавы, ярдәмчеллеге, ипләп кенә яхшы киңәшләр бирә белүе, кешеләр турында бер начар сүз сөйләмәве, үзенең туры юлы белән генә йөрүе, чиста-пөхтә, зәвыклы, һәр нәрсәдә, һәр эштә тәртипле булуы белән дә олы хөрмәт казанган асыл зат иде. Әйтәләр бит, халык бөек булганда да – затлылар сирәк була ул, дип. Шундый сирәк зирәкләрнең берсе иде Вера ханым. Бәлки авырлыклар аны шулай чыныктыргандыр, сабыр, максатчан иткәндер.

Театр архивында бик күп күренекле шәхесләрнең һәм театр белгечләренең Вера апа турында язган мәкаләләре саклана. Шагыйрь Илдар Юзеев «…көн дә барыр идем мин кинога, роль бирсәләр Вера Минкинага», дип шигырь дә багышлаган, драматурглар Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин, радиодагы режиссер Госман Әхмәтҗанов һәм башкалар да аның иҗатына баш иючеләрдән. Барысы да аның зур таланты, матур кешелек сыйфатлары һәм яхшы Әни булуы турында сокланып яза. 20 яшьтә, театрга килеп эшли башлауга чәчәк кебек яшь артисткага күренекле режиссер, артист, театрның директоры Әсгать Мәҗитов гашыйк була, тәкъдим ясый. Ни аяныч, матур гаилә булып алар 8 ел гына яшәп калалар. Талантлы сәнгаткәрьнең кинәт йөрәге тибүдән туктый. Уллары Марсельгә – 6, Диләрә кызларына 3 яшь була. Әнә шулай ике баласын, олы яшьтәге авыру әнисен, ике сеңлесен бер ялгызы карап, тәрбия кыла 28 яшьлек тол хатын Вера апа.

Төп рольләрдә дә уйный. Җитез, тырыш, нык ихтыярлы артисткабыз барысына да көч таба. Тәүфыйкълы балаларын югары белемле итә – җитәкче улы, профессор кызы, шулай ук тәрбияле, укымышлы оныклары белән горурланып яшәде ул. Балаларын кеше иткәч кенә, театрыбызның талантлы артисты Нәҗип Гайнуллинга кияүгә чыга. Тик Нәҗип аганың да гомере кыскарак була шул… Вера апа бик күп кыенлыклар белән гомер итсә дә, үзен бәхетле санады. «Сәхнәдәге мизгелләр – иң бәхетле чакларым. Мин табигатем белән оптимист. Еласам да, төнлә еладым. Кеше алдында мин һаман елмайдым. Минем кебек шат-шаян карчык күргәнегез бармы? Бөтен тешем үземнеке дисәм, берсен алдырганмын икән», – дип көлдерә иде ул. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип туксанын тутыргач та, күнегүләрен эшләүдән дә туктамады, җәен-кышын паркта һава суларга чыкты, көн саен башлы суганын да яратып ашады. Күтәренке рухлы, сәламәт тәнле бу артистка һәркемгә үрнәк булып, алкышларга, чәчәкләргә күмелеп яшәде. Рухы да шат булсын!

Луара Шакирҗанова,
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы,
август, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*