tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем йортым – минем гаиләм”: Казан кооператив институтында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде
“Минем йортым – минем гаиләм”: Казан кооператив институтында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде

“Минем йортым – минем гаиләм”: Казан кооператив институтында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. «Минем йортым – минем гаиләм» дип исемләнгән чарада танылган татар җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, галимнәр, ККИ студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Казан кооператив институты татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклап калу эшен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел ККИда Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Үзәк эшчәнлегенең бер юнәлеше – татар гаиләсенә хас булган рухи-әхлакый, милли-мәдәни һәм гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әхлакый принципларны торгызу, татар гаиләсенең статусын күтәрү. Халыкара гаилә көне кысаларындагы очрашу нәкъ менә шундый максат белән оештырылган иде.

«Минем йортым – минем гаиләм» исемле чарада “Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин, фондның башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, академик Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев,  Бөтенроссия татар гаиләсе фондының Арча районында эшләүче бүлек җитәкчесе, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова һәм башкалар канташты.

Шәрәфле кунаклар буларак чарага күп балалы Хәертдиновлар гаиләсе килгән иде – күптән түгел өлкән уллары Әнвәр ККИда узган “Тукайга мәхәббәт илә…” конкурсы гала-концертының алып баручы ролендә үзен күрсәтте. Бу юлы да Хәертдинов башкарган Фәнис Яруллинның шигыре көчле алкышлар белән каршы алынды.

Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы һәм дүрт бала анасы Лилия Муллагалиева да катнашты.

Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева очрашуга җыелганнарны бәйрәм белән тәбрикләде. “Безнең өчен бу бәйрәм бик мөһим – институтта алты меңнән артык студент укый – алар белән чын гаилә атмосферасы барлыкка килде. Гаилә традицияләрен без, шул исәптән, Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге аша да дәвам итәбез. Татар тормыш рәвешен гаиләдә генә саклап калырга мөмкин. Безнең бүгенге очрашу нәкъ менә шуңа багышлана. Биредә бүген күп балалы гаиләләр бар, алар безнең өчен үрнәк булып торалар», – дип ассызыклады ректор.

Роберт Миңнуллин, үз чиратында Алсу Рөстәм кызына мондый чараларны оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Нәкъ менә биредә, кооператив институтында, мондый очрашулар үткәрү бик мөһим бурыч булып тора.

Монда безгә очрашу өчен тагын бер урын, милли почмак булуына мин бик шат. Иң мөһиме – бу урын буш тормый, студентлар өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә очрашулар һәм чаралар даими узып тора», – диде Роберт әфәнде. Аның урынбасары Миләүшә Гайфуллина да Казан кооператив институтына “Татар гаиләсе” фонды белән актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Чара Лилия Муллагалиеваның чыгышы белән тәмамланды.

Мондый очрашулар һәм утырышлар Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә даими рәвештә уза. Моннан тыш, үзәктә җомга көннәрендә бушлай татар теле курслары дәвам итә – теләге булган һәркем анда катнаша ала.

Шулай ук Бөтендөнья гаилә көнендә “Таяну ноктасы” тапшыруында татар гаиләсе мәсьәләләре күтәрелде. Тапшыруда Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, идарә әгъзасы Лилия Муллагалиева катнашты.

Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*