tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов Ислам динен кабул итү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
Миңнеханов Ислам динен кабул итү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Миңнеханов Ислам динен кабул итү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

“Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне истәлекле дата – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

922 елда Аллаһы Тәгаләнең бөек мәрхәмәте белән ата-бабаларыбызның күңеленә ислам диненең илаһи нурлары иңдерелде һәм ул әлегәчә безне Ходайдан рәхим-шәфкать сорап, гөнаһлардан арынырга, рухи камиллеккә ирешергә, тынычлыкка һәм татулыкка өнди. Әлеге вакыйгадан соң унбер гасырга якын вакыт узган. Татарстанның барлык мәчетләрендә кебек үк, Борынгы Болгар җирендә бүген дә намазга чакырып, моңлы азан тавышы яңгырый. Әле күптән түгел генә ачылган Болгар ислам академиясендә мөселман мәгарифе һәм дин гыйлеме күтәрелеп килә.

Тамырларыбызга кайту безнең күңелләрдә шанлы тарихыбыз белән горурлану, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, туган телебезгә чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уята. Болгар диварларының борынгы ташлары данлы чорлар, каһарманнарыбыз һәм ислам диненә багышланган хезмәтләре бөтен дөньяга мәгълүм булган, күренекле татар мәгърифәтчеләре эшчәнлегендә дәвам иттерелгән гыйлем ияләре турында хатирәләрне саклый. Шунысы куанычлы, дәүләт ярдәме һәм «Яңарыш» республика фонды, мөселман дин әһелләре, галимнәр һәм барлык ихлас күңелле кешеләр тырышлыгы белән рухи бишегебез – Болгарга үзенең элеккеге бөеклеге һәм гүзәллеге яңадан кайтарыла.

Ата-бабаларыбыздан калган бай дини мирасыбызны өйрәнү, саклап калу һәм үстерү эше хәзерге вакытта аеруча зур әһәмият ала. Идел Болгарстаны Ислам динен рәсми кабул иткән көнне билгеләп үтүнең быел изге Рамазан аена туры килүе әлеге игелекле миссияне башкаруга тагын да зуррак этәргеч бирер, дип ышанам.
Һәркайсыбыз бу бәйрәмне шәфкатьле һәм мәрхәмәтле эшләр һәм саваплы гамәлләр белән каршы алыр, дип ышанам.

Барыгызга да тынычлык, иминлек, бәхет телим!”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*