enrutat
Баш бит / Минтимер Шәймиев: “Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык»
Минтимер Шәймиев: “Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык»

Минтимер Шәймиев: “Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык»

Озакка сузылган каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның сөекле хатыны Сәкинә Шәймиева мәңгелеккә күзләрен йомды.

Сәкинә Шәймиева – Минтимер Шәриповичның алты дистә елга якын ел ышанычлы тылы, зур эшләргә этәргән илһамчысы, илбашының тугры тормыш иптәше, ике баһадир ул тәрбияләп үстергән ана, кадерле дәү әни сыйфатларын үзенә туплаган олы йөрәкле ханым.

“Ирне ир иткән дә, хур иткән дә – хатын”, ди татар халык мәкале. Минтимер Шәймиев үзе дә еш кына үзенең гомере буе җитәкче урыннарда эшләвендә хатынының өлеше зур булуын әйтә килде.

Татарстан Республикасы ирешкән бүгенге дәрәҗәләрдә, һичшиксез, Сәкинә Шакировнаның да өлеше бәһасез.

Шәймиевлар гаиләсе – татарстанлылар өчен һәрвакыт үрнәк гаилә символы булып торды. Сәкинә Шакировнаның вафаты – бу гаиләне үзләренә үрнәк итеп алган татарстанлылар һәм бөтен дөньядагы татар халкы өчен дә зур югалту.

“Татар-информ” Шәймиевлар гаиләсе, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында истәлекләр тәкъдим итә.

“Сәкинә белән мине бию таныштырды”

Сәкинә ханым белән Минтимер әфәндене бию таныштыра.

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: “Авылдан шәһәргә килгән вакыт – бии белмим. Әй, шул горурлыкка бәрә дә инде! Бәхеткә, институтта бию түгәрәге оештырдылар. Гади генә түгел, бал биюләре өйрәндек. Бу минем тормышымда зур роль уйнады. Сәкинә белән мине бию таныштырды.

Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Чын­лап торып. Әйе, шулай да була! Мин бишенче курста укыганда үземнең туган ягыма – Актаныш районына (ул чакта Калинин районы иде) диплом алды прак­тикасына кайткач таныштык. Клубта. Ул миңа бик нык оша­ды, шунда ук биергә чакырдым үзен. Бер тапкыр биедек. Анна­ры дүрт тапкыр рәттән дус кызы белән биедем. Бер генә максат белән – аңардан Сәкинә турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга тырыштым. Аннары ике­сен дә өйләренә кадәр озаттым. Алар техникум тәмамлаганнан соң безнең район кулланучылар җәмгыятендә эшли иде, кечерәк кенә йорт биргәннәр үзләренә. Икесен дә җитәкләп барам: дусты Ританың кулыннан йомшаграк итеп, Сәкинәнекен кысып тоттым. Рита өйгә кереп качты, Сәкинә исә кулын тартып ала алмады. Ул башта миңа бераз үпкәләбрәк: «Йә, нәрсә инде син, Рита белән биисең, ә мине җибәрмисең?» – диде. Миңа ни өчен аның дус кызы белән биюемне аңлатырга туры килде”.

“Минтимер мине ничек җәлеп итте соң? Гади егет инде!”

Сәкинә Шәймиева сөйләгәннәрдән: “Язгы кичтә, биюләрнең иң кызган мәлендә, клубка моңарчы таныш булмаган кара чәчле егет килеп керде. Безнең карашларыбыз очрашты. Шул мизгелдә бөтен тәнем буйлап ток йөгергәндәй булды. Ул шундый… аңлатып булмаслык сөйкемле иде. Каршыма килеп басты да, мине биергә чакырды.
Ул чагында нәрсә дә булса уйларлык хәлдә түгел идем. Ә хәзер баш ватам: беренче очрашуда ук, Минтимер мине ничек үзенә җәлеп итте соң? Бер карасаң, гадәти егет инде. Уртача буйлы, нык бәдәнле, дигәндәй. Эчке халәтем шул чакта ук Минтимердә «үз», «газиз» хисләрен тоемлады. Соңрак аның үткен акыллы, ныклы характерга ия булуын, хисләренең тирәнлеген аңладым. Чын ир-ат! Аның янында бәхетле булачагымны тойдым. Мондый кеше беркайчан да алдамас һәм хыянәт итмәс, дидем. Хатын-кыз һәрвакыт авыр чакта таянырлык ышанычлы «җилкә» эзли бит.

Минтимер миңа шундук игътибар итүен әйтә: «Ак кофта, кара сарафан кигән озын толымлы нинди чибәр кыз!» Бер күрүдә гашыйк булганнар гына шулай әйтә ала торгандыр…

Без танышканда Минтимер туган районына диплом алды практикасына кайткан иде. Һәр көн очраша башладык. Практикасы тәмамлангач, ул яңадан Казанга китеп барды. Көн саен хатлар языштык. Студент дусты Гайнулла сөйләвенчә, Минтимер беркая да чыкмый икән, «Бернинди кичәләргә дә алып бара алмыйбыз», – ди. Көннәр буе минем фотога карап утыра, ә төнлә аны мендәре астына кыстырып йоклый икән.

“Туйдан соң Сәкинәне ак пароходта Казанга алып китүем
– иң бәхетле көнем”

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: “Аннары мине Мөслим районына эшкә җибәрделәр. Мин Сәкинәне дә үзем белән китәргә үгетләдем, тик ул ризалашмый гына бит – янәсе, Казанда укып бетерергә кирәк бит әле. Мин сагынам, юк­сынам, янына барам – ә ара якын түгел… Көтмәгәндә миңа колхоз рәисе булып эшләүче әткәй ярдәм итте. Аңа да Сәкинә бик ошый икән. Ул безнең очрашуыбызны белмәгән, бер тапкыр күргәч, ошатып калган да, гел күз уңын­да тоткан. «Өйләнергә кирәк сиңа, әнә, кулланучылар җәмгыятендә бер яхшы кыз эшли», – ди беркөн­не. Аның башта укуын тәмамлар­га, аннары гына кияүгә чыгарга җыенуын ишеткәч, вакыйгалар­ны тизләтергә булды һәм Казанга Сәкинәнең әнисе янына кыз ярә­шергә китте. Аны да, абыйсын да күндерә алган бит. Сәкинәгә дә ризалашырга туры килде. Шу­лай итеп без өйләнештек, һәм мин Сәкинәмне Казаннан ак пароходта алып киттем… Бу – минем тор­мышымдагы иң бәхетле көнем!”

Сәкинә Шәймиева сөйләгәннәрдән: “Дипломын яклагач, Минтимерне Мөслим РТСына инженер итеп эшкә юлладылар. Ә мин Казанга кайтырга булдым. Минтимер үзенә кияүгә чыгып Мөслимдә калырга күндерә башлады. Ризалык бирмәдем. Ул чакта читтән торып Мәскәү югары финанс институтында III курста укый идем. Укуымны тәмамлыйсым килде. Хәер, кияүгә чыгарга иртәрәк, дип саный идем әле. Әниләр янында нибары бер ел гына яшәп калдым, чөнки Минтимернең әтисе килеп, улына тормышка чыгуымны сорады…”

“Тормышыбызны барак бүлмәсеннән башладык”

Авылда туй ясаганнан соң, яшьләр Мөслим­гә килеп урнаша. Минтимер – РТСта баш инженер, Сәкинәне райпотребсоюзга өлкән икътисадчы-плановик итеп эшкә алалар.

Сәкинә Шәймиева сөйләгәннәрдән: «Безгә дүрт гаиләгә исәп­лән­гән барак тибындагы бинадан бер бүлмә бирделәр. Һәр бүлмәдә зур мич кукыраеп тора. Безнең уртак хуҗалыкта туйга әти бүләк иткән тимер карават, үзем Казаннан алып кайткан урын-җир әйберләре, икешәр алюмин кашык һәм чәнечке, ике аш тәлинкәсе, кечкенә өстәл һәм ике урындык бар. Мин ашарга әзерли торган керосинка да бар әле тагын. Без бәхетле идек: бергә утырырга өстәлебез, кочаклашып йокларга караватыбыз бар. Тагын ни кирәк?! Ләкин Минтимер гаиләнең үз өе булырга тиеш дип исәпләде».

“Бәбине икәү бергә көттек”

Сәкинә Шәймиева сөйләгәннәрдән: «Бәби көтүемне уртак шатлыгыбыз итеп кабул иттек. Бер-берсен ихлас яраткан кешеләр генә шулай сөенә аладыр…

Баланы җиңел таптым. Нарасыемны беренче тапкыр имезергә китергән минутларны искә төшереп, хәзер дә дулкынланам әле. Мин аны бик җентекләп карадым, бөтен тәнен, гәүдәсен капшап чыктым, нәни куллары, тәпиләре, күзләре, кечкенә генә бармаклары үз урынында икәненә тәмам инандым… Соңыннан табиблар, ирегез төне буе шалтыратып, безне аптыратып бетерде, диделәр».

“Хатыным “роддом” га киткәч, ырым-шырымга ышанып,
бөтен фотоларын яшереп бетердем”

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: «Район активы җыелы­шында утырам, президиумга хәбәр итәләр: «Тимер, анда сине хатының чакыра!..» Сәкинә соңгы аена кергән иде, бүген-иртәгә бала тууын көтәбез. Чыктым, ул: «Бала тудыру йортына барырга кирәк», – ди. Ярый әле ерак барасы түгел – юл аркылы гына. Сәкинәне медикларга калдырдым да, кире җыелышка кайтып утырдым. Җаныма һич урын табалмыйм. Җыелыш бетүгә тагын шунда чаптым. «Барыгыз, өегезгә кайтыгыз, – диләр. – Тудыргач, үзебез хәбәр итәрбез. Борчылмагыз».

Кая ул! Кайттым да телефонга ябыштым. Төне буена акушерларга эшләргә комачаулап бетергәнмендер, мөгаен. Сәгать саен шалтыратып торам… Хатынымның бөтен фотоларын яшереп бетердем. Картлардан шундыйрак ырым ишеттем: кешегә авыр булса, хастаха­нәдәме, башка җирдәме ул, аның сурәте күз алдында тормаска тиеш… Ышанып бетмәсәм дә, фотография­ләрен ераккарак җыйдым. Улыбыз туып, Сәкинә бәби белән өйгә кайткач, моның өчен бераз пешереп тә алды үземне. «Нигә алай эшләдең?» – ди. «Бала тапканда үлеп китәрсең дип курыктым», – дим…

Улыбыз 7 март иртәсендә туды. Мин берникадәр вакыт ышана алмый тордым, берничә тапкыр кат-кат сорадым: «Чынлап та улыбыз тудымы? Дөресме?!» – дим. «Әйе, улыгыз туды, улыгыз!» – дип, санитарка мине телефоннан котлады. Шуннан соң гына йөрәккә җиңел булып китте…

Үземне дөньяда иң бәхетле кеше итеп тоеп, хатыныма записка язарга утырдым. Бөтенләй моңарчы кабатланмаган иң җылы, иң назлы сүзләрне табасы килде. Әмма, үч иткәндәй, Сәкинәне таң калдырырлык, аңа лаек булырлык бернәрсә дә башка килмәде. Шунда мин классигыбыз Һади Такташ шигырьләреннән файдаланырга булдым, мәктәптән үк аның әсәрләрен яттан белә идем.

Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатыннарның бөтен күрке,
Бөтен матурлыгы ана булуда!

Записканы хатыныма тапшырдылар. Соңыннан үзе дә сөйләде. Укыгач, үзеннән-үзе күзләре яшьләнгән. Шатлык яшьләре, билгеле».

“Ирем көн-төн эштә булды”

Сәкинә Шәймиева сөйләгәннәрдән: “Улларыбызның яшь аермасы – 2 ел да 8 ай. Минтимер белән дә шундый ук аерма безнең. Улларыбыз кече яшьтән үк дус-тату, бер-берсенә терәк булып үсте. Беркайчан да бер-берсен кимсетмәделәр”.

Ирем көн-төн эштә булды. Ирем көн-төн эштә булды. Башкарасы гамәлләре, шул исәптән, җаваплылыгы да зур иде. Ул бит ярты-йорты гына эшли белмәде һәм белми дә. 29 яшендә Ленин ордены белән бүләкләнүе дә — шуңа дәлил. Бу бүләк чын мәгънәсендә сенсация булды. Ул елларда Ленин орденына 60-70 яшьтә генә лаек булалар иде бит.

1967 елда Минтимерне партия өлкә комитетына инструктор итеп чакырдылар. Без Казанга кайттык. Минем өчен бу зур куаныч булды. Үземне җәннәттәге сыман хис иттем. Көянтәләп су ташырга, чи утын белән мич ягарга кирәкми. Краннан салкыны да, җылы суы да агып килә. Бу бәхеткә беравык хәтта үзем дә ышанмый тордым.

Казаннан ерак түгел Васильево бистәсендә 3 сутый җиребез бар иде. Әтиебез балаларга шунда эш бүлеп бирә. Бакча эшләрен төгәлләгәч кенә уйнарга ярый. Әле ул хезмәт сыйфатлы да булырга тиеш. Балаларыбызны шулай кечкенәдән эш сөяргә өйрәтте. Идән дә юдылар, савыт-сабаны да чиста тоттылар, ашарга да пешерделәр… Хатыннарына менә дигән ярдәмче була инде болар, дим. Тик менә хатыннары «өйдә берни эшләми» дип зарлана. «Кечкенә вакытта хуҗалык эшләрен эшләп туйганга ул», – дим.

Кече улыбыз Радик армиядә хезмәт иткәндә бик борчылдым. Минемчә, ул иң авыр гаскәрне сайлаган – диңгез пехотасын. Әтисе дә нык борчыла иде. Төннәрен йоклый алмый ята. Улыбызны икенче гаскәргә күчәргә дә күндереп булмады. Үз карарында нык торды. Миннән берәрсе: «Тормышыңда нинди авыр мизгелләр булды?» – дип сораса: «Улым армиядә хезмәт иткәндә!» – дияр идем. Күзләремнән бертуктаусыз яшь акты. «Улыма хат» җырын тыңлый-тыңлый, хатларын укый-укый елый идем. Аллага шөкер, ул сынауны да уздык…

Иремнең карьерасы уңышлы гына барды. Нинди генә югары дәрәҗәле урыннарга билгеләмәсеннәр, Минтимернең эшен һәрвакыт әйбәт башкарачагына ышандым. Шулай да мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгеләнгәч, миңа шок булды. Аңа бит утыз ике генә яшь, ә миңа 50-60 яшьтә генә министр итеп куялар кебек тоела иде.

Татарстан Президенты булып сайлануын ничектер тыныч кабул иттем. Минтимер җитди тормыш мәктәбе узган, җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе зур. Ул вакытта чоры да, ничектер, томан эчендәге сыман. Нинди вазифа булачагы да төгәл ачыкланмаган, күз алдына китерүе дә кыен иде.

“Сәкинә кыстыбыйны телеңне йотарлык итеп пешерә”

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: «Һәркем гомер буе үзе кечкенәдән ашап үскән ризыкка өстенлек бирәдер, мөгаен. Минем иң яраткан ризыгым – кыстыбый. Үзе тәмле, үзе туклыклы. Юка төче камырга кайнар бәрәңге боламыгы йә тары боткасы төрелә дә майлап табынга куела. Әйтеп аңлаталмаслык тәмле була! Минем хатыным искиткеч тәмле пешерә аны! Татарлар әйтмешли, телеңне йотарлык була!»

“Хатын-кыз хаксыз булса да, аннан гафу үтенергә кирәк – ныклы гаиләнең сере шунда”

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: «Зөбәрҗәт туебызны үткәрдек – бергә яши башлавыбызга 55 ел! Уен эшмени! Миннән еш кына гаилә тормышының озын гомерле булу серен сорыйлар. Гаиләләр ничек яшәргә тиешлекне заманча болай аңлатыр идем: ике якның да хокуклары һәм бурычлары тигез, 50 гә 50. Ирләргә тагын бер киңәш, бәлки, кемгәдер ярап куяр. Мөнәсәбәтләр киеренкеләнә башласа, бирелгәндәй, кулларымны өскә күтәрәм дә хатыныма: «Син хаклы, алдан ук гаебемне таныйм!» – дим. Ничек кенә ярап куя әле! Бәхәс, кабынырга да өлгермичә, шундук сүнә. «Хатын-кыз хаксыз булса да, аңардан гафу үтенергә кирәк», – дип французлар белеп әйткән шул…»

“Сәкинәнен Президент хатыны булуына сөенгәндер дип уйламыйм”

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: “Гади хатыннан Президент хаты­нына әверелүгә килсәк… дөресен генә әйткәндә, Сәкинә бу «әве­релеш»кә әллә ни сөенгәндер, дип әйтә алмыйм.

Президент хатынына «әйләнү­гә» килгәндә исә… дөресен әйтим, баштарак аның бер дә үзгәрәсе килмәде. Башта, Минзәләдә «Сель­хозтехника» районара берләш­мәсендә идарәче булып эшләгән җиремнән Казанга күчергәндә, ул катгый каршы иде. Чөнки без­нең үз хуҗалыгыбыз, директор йорты бар иде. Аңа анда бик ошый, ул оҗмахтагы кебек яшим, дия иде, Казанга бер дә кайтасы килмәде. Ә инде мин президент булгач, пре­зидентлыкның кайчан тәмамлана­чагын көтеп яшәде. Гомумән ал­ганда, «өйдәге оппозиция» булды, мин аны, шаяртып, шулай атыйм”.

“Минтимерның Президентлыктан китүе”

Сәкинә Шәймиева сөйләгәннәрдән: “Безнең гаиләдә, ул үзе әйтмәсә, беркем дә аннан берни турында да сораштырмый. Билгеле, мин аның бу турыда уйланганын сизенә идем. Бу хакта анык фикергә килер өчен миңа… көчек баласы ярдәм итте. Эш шунда ки, аның һәрвакыт эт аласы килгән иде, аңа берничә тапкыр көчек бирделәр, әмма ул, үтә җаваплы кеше буларак, җан ияләренә кешечә карарга , кирәкле игътибар бирергә кирәк дип, һәрвакыт аларны яхшы кулларга тапшыра иде. Үзе, республика җитәкчесе буларак, бу вазифаны үзенә алырга мөмкинлеге юк иде… 2009 елда аңа туган көненә эт баласы — көнбатыш себер лайкасы токымлы көчек бүләк иттеләр. Көчек аңа ошады. Ул аны без яшәгән бакчада калдырды, аңа оя, урын ясауны сорады. Шунда ук Тукайча исем — Маэмай дип кушты, татарлар этләрне яратып шулай дип атый. Шуңа күрә, үзенең карары турында әйткәндә, бу миңа яңалык булмады.»

“Сәкинә хыялына ирешмәде кебек”

Минтимер Шәймиев сөйләгәннәрдән: “Гомумән, ул минем өйдә озаграк торуым турында хыялланды һәм мин республика президен­ты вазифасыннан киткәч, җиңел сулап куйды. Әмма иртәрәк ты­нычланды шул! Без Болгар белән Зөяне яңартырга тотындык, һәм мин тагын көне‑төне эштә югала башладым. Ул һаман хыялына ирешмәде кебек…

“Мин бик бәхетле хатын”

Татарларда шулай кабул ителгән: хатын-кыз иренең күләгәсе булырга тиеш. Минтимер республика башлыгы булса да, минем өчен һәрчак кадерле ирем, улларымның атасы, кайчандыр мин гомерлек яр итеп сайлаган газиз кешем булып калды. Мин – үз гаиләмнең сәясәтчесе. Минем янәшәмдә һәрчак – әтиебез. Шатлыклар да, кайгылар да уртак. Яныма ул дәүләт мәшәкатьләреннән арынып торырга, ял итәргә дип кайта. Юбилеемда Минтимер: «Син – шундый хатын… Сине яратмаска мөмкин түгел!» – диде. Ул гаять тыйнак һәм тотнаклы кеше, мондый сүзләрне бик тә сирәк әйтә. Шуңа да әлеге ягымлы сүзләр минем өчен аеруча кадерле. Мин – бик бәхетле хатын!

1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша. Ул туган авылы Әнәккә практикага кайткан була.
1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.
1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда — Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевнее партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

Автор: Чулпан ШАКИРОВА әзерләде, 
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*