tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреальның Мирас Татар мәдәни үзәгенең кечкенәләр төркеме татар халкының иң матур җырларын яңгыратты
Монреальның Мирас Татар мәдәни үзәгенең кечкенәләр төркеме татар халкының иң матур җырларын яңгыратты

Монреальның Мирас Татар мәдәни үзәгенең кечкенәләр төркеме татар халкының иң матур җырларын яңгыратты

Бәхетле балачакка багышланган икенче тапкыр оештырылган балалар фестивале 2019 елның 19 май көнне Монреальда узды. Бу күркәм чараны мирас саклау буенча актив эш алып барган провинциаль оешма (Société du patrimoine d’expression du Québec) оештырган. Канаданың Квебек провинциясендә мәдәни мирасны яңадан кайтару, халыкларны берләштерү бик зур игътибарга алына һәм бик уңышлы чаралар оештырыла.

Татар мәдәни Мирас үзәгенең җитәкчесе Зилә Миргалиева, мирас саклау буенча оешманың административ шура җәмгыяте әгъзасы эшкә бик җитди алынды. Татар һәм башкорт моңнары, милли киемнәр инде Монреаль бәйрәмнәренең мәйданында гадәти элементлардан булып тора.

Бу ямьле май көнендә дә зур коллективлар белән беррәттән Мирас татар үзәгенең иң кечкенә артистлары матур итеп чыгыш ясады. Чара зур масштаблы иде. Тугыз балалар ансамбле, ике яшьтән унике яшькә чаклы балаларны җәлеп иткән бәйрәмдә 116 артист зур сәхнәдә осталыкларын күрсәтте.

Безнең кечкенә артистларыбыз Камилә Усманова, Али һәм Милана Урмакеевларның чыгышларын башыннан азагына кадәр бөтен зал алкышлап күтәрде. Ә бертуган Ализа белән Арсала Чадри бу вокал төркемгә кушылырга хәзерләнеп тыпырдый – тыпырдый биеп, җырлап дусларын сәламләде. Халкыбызның “Әпипә” , “Кәрия-Зәкәрия” җырларын башкарган биш кечкенә татар милләтенең вәкиле күпмилләтле тамашачыларда бик сөйкемле булып күңел түрендә үз урыннарын яулады.

Венгр, мадьяр, рус, кытай, молдаван, болгар, әрмән һәм башка бик күп милләт халкын күрсәткән костюмнар арасында татар, башкорт халкының алтын укалар белән чигелгән милли киемнәре дә бәйрәм бизәге булып балкыды. Костюмнар парадында балалар белән зурлар да янәшә атлады, шулай бик матур күңелле парад яз сулышы белән җанландырды.

“Кечкенә артистларыбыз өчен киләсе чыгышларга таманлап башкорт милли киемнәрен дә тектерү һәм башкорт фольклорын да тамашачы каршына чыгару күздә тотыла,- дип планнары белән бүлеште Зилә ханым Миргалиева.

Мирас татар мәдәни үзәге, әлбәттә, үзенең эшләре белән горурлана ала. Менә ике ел инде шәһәр, провиниция сәхнәләрендә безнең халкыбыз вәкилләре бик күп башка милләтләр арасында чыгыш ясап, татарларны, башкортларны дөньяга танытып, яраттырып, дус-тату булып яшәп килә. Бу бит чын каһарманлык, милләтпәрварлык!

Бик күп катнашучылар да, тамашачылар да татарлар янына килеп: “Без сезнең 2018 елдагы бик матур чыгышларыгызны да һаман онытмадык әле, әфәрин!- дип мактап сәламләде.

Йолдызчыкларыбызны матур чыгышлары белән котлыйбыз һәм, алла бирса, алда торган 22 июнь көнне Монреальдагы Сабантуй бәйрәмендә очрашуны көтеп калабыз. Уңышлар сезгә!

Гөлнара Шәйдуллина

Татар мәдәни “Мирас” үзәгенең вәкиле

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*