tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мулла” фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады
“Мулла” фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады

“Мулла” фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында “Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше” номинациясе лауреаты игълан ителде. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары – “Мулла” фильмын төшергән Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.

Алар кинофестиваль статуэткасын кабул итеп алдылар һәм “Мулла” фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтугановага рәхмәт әйттеләр.

“Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Казан кинофестиваленә йөз тотып төшерелде. Фильмда Россия актеры Марат Бәшәров та катнашты. Кинофестиваль ачылу тантанасында ул сәхнәдән жюрига мөрәҗәгать итеп, “Мулла” фильмына бик игътибар итүләрен сораган иде.


Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*