tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мультипликация белгече пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәчәк
Мультипликация белгече пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәчәк

Мультипликация белгече пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәчәк

Рәссам, мультипликация белгече Лилия Хәлиуллина балаларга пластилиннан эшләнгән мультфильм төшерергә өйрәтәчәк. Татар телендә төшерелгән мультфильм халыкара бәйге-фестивальгә җибәреләчәк.

“Пластилин моториканы гына түгел, кул эшләре аша сөйләм телен дә, күзаллауны да үстерә. Курсларның башында без балалар белән мультфильмда кайсы әдәби әсәр персонажлары катнашачагын билгелибез. Геройларны шулай ук уйлап табарга да мөмкин, анысын балалар үзләре хәл итә”, – диде Лилия Хәлиуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Мультипликация белгече мультфильмны татар халкының моңлы җырларын җырлый-җырлый төшерү балаларга уңай яктан тәэсир итәчәген әйтте. “Мультфильмның сценариен балалар бик сирәк очракта гына үзләре яза. Ул эшне башкарып чыгуы бик авыр, шуңа күрә күп очракта без мультфильмны әдәби әсәрләргә нигезләнеп төшерәбез”, – диде рәссам.

“Дүрт дәрестән торган курслар ахырына мультфильм әзер булачак һәм мин аны 1-2 сәгать эчендә монтажлап бетерәчәкмен”, – диде Лилия Хәлиуллина.

Курсларга 7 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырыла. Урыннар саны чикләнгән. Беренче дәрес 28 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә башланачак. Өстәмә мәгълүмат алу өчен, Вконтакте социаль челтәрендәге “Без мультфильмнар төшерәбез” төркеме аша курслар җитәкчесе Лилия Хәлиуллина белән элемтәгә керергә мөмкин.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*