tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнирны ТР Премьер-министры урынбасары ачып җибәрде
Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнирны ТР Премьер-министры урынбасары ачып җибәрде

Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнирны ТР Премьер-министры урынбасары ачып җибәрде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Югары Пышма шәһәрендә Нәфис гимнастика буенча ачык турнир ачылышында катнашты. Ярышлар Беренче спорт мастеры һәм СССРның мактаулы спорт мастеры Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышлап үткәрелә. Агымдагы елның 18 сентябрендә Лилия Нәҗметдинова арабыздан китте һәм турнирга аның исеме бирелде.

Ярышта барлыгы 600 бала катнашты. Спорт бәйрәмендә Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Санкт – Петербург, Ижевск, Магнитогорск, Пермь, Төмән, Ханты-Мансийск, Югары Пышма, Түбән Тагил, Каменск -Уральский, Чиләбе кебек шәһәрләрдән 5-14 яшьлек спортчылар көч сынашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә эш сәфәрендә. Екатеринбург шәһәренә эш сәфәре кысаларында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында катнашты.

 

Белешмә өчен:

Лилия Нәҗметдинова, Лилия Билал кызы Нәҗметдинова (1936 елның 13 июне, ССРБ, РСФСР, Свердлау — 2018 елның 18 сентябре, РФ, Екатеринбург) — спортчы һәм тренер (нәфис гимнастика), ССРБ атказанган спорт остасы (1964), нәфис гимнастика буенча 4 мәртәбә ССРБ абсолют чемпионы, 15 мәртәбә ССРБ чемпионы, 12 мәртәбә РСФСР чемпионы. Нәфис гимнастика буенча дөньяда беренче Атказанган спорт мастеры. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре. РФ атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре.

1936 елның 13 июнендә Свердлауда туган. 11 яшендә Свердлауның «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыятендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый (тренеры нәфис гимнастика буенча ССРБның беренче атказанган тренеры Е. А. Облыгина (1922—1988). 19 яшендә илнең нәфис гимнастика тарихында беренче спорт мастеры була. ССРБ нәфис гимнастикасы буенча җыелма командасында чыгыш ясый. Ун елдан артык команданың капитаны булып тора. Беренче булып Штутгартта узган гимнастика конгрессында, 1958 елда Брюссельдә узган бөтендөнья күргәзмәсендә яңа төр спортны таныта. 1960 елда Софиядә узган нәфис гимнастика буенча беренче халыкара ярышларда җиңүче, 1965 елда Праһада узган нәфис гимнастика буенча дөнья беренчелегендә призер була. Дүрт мәртәбә ССРБ абсолют чемпионы. Дөнья чемпионатының бронза медале иясе (әйберләр белән чыгыш).

1955—1970 елларга сузылган спорт карьерасы тәмамлангач, тренерлыкка күчә, дөнья чемпионы Әлфия Нәҗметдинованы, 1996 елгы Олимпия уеннарының (Атланта, АКШ) бронза медале иясе Ольга Иванованы өйрәтә. 2011 елдан гомеренең cоңгы көненә кадәр «Нәҗметдиновалар династиясенең «Лилия» спорт клубы» белән җитәкчелек итә[1].
2011 елның 4 ноябреннән башлап Лилия Нәҗметдинова призларына 5-14 яшьлек спортчы кызлар арасында Русия шәһәрләренең ачык турниры уздырыла.

2018 елның 18 сентябрендә Екатеринбурда 83нче яшендә вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*