tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәни “сәяхәтчеләр“
Нәни “сәяхәтчеләр“

Нәни “сәяхәтчеләр“

Татарстандагы Мамадыш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы инде менә 3 ел рәттән балалар бакчалары арасында “Театрлы нәниләр” конкурсы үткәреп килә. Бу елда бәйге экологик темага игълан ителде. Инде I тур нәтиҗәләре буенча авыл һәм шәһәр балалар бакчаларында жюри әгъзалары белән нәни артистларны барлыйбыз. Чираттагы очрашу Көек-Ерыкса балалар бакчасында узды. Балалар авылдашлары шагыйрә Рәсимә Галиеваның “Сәяхәтчеләр” китабы буенча сәхнәләштерелгән әсәр күрсәттеләр. Һәр бала үз ролен тиешле югарылыкта башкарды. Интонация белән сөйлиләр, дару үләннәре турында күп беләләр. Табигатьне саклау турында да искә алдылар. 3 яшьлек Әминә, 6 яшьлек Мәдинә сөйләгән шигырьләр һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Балаларның татар телендә матур, анык итеп сөйләүләре, җыр-биюгә осталыклары барыбызны да сокландырды.

Сәяхәтебезне авыл китапханәсендә дәвам иттек. Монда “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы узды. Авыллар буенча билгеләнгән аккалфаклылар җитәкчесе Рәйсә ханым утырышның көн тәртибе, бу елга алынган план буенча сөйләде. Район “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым алда торган бурычларга тукталды. Очрашуга килгән 18 “аккалфак“лыларның да теләк-фикерләре шактый җыелган. Очрашу сорауларга җавап, фикер алышулар белән тәмамланды.

Луиза Мисбахова,
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының балалар бакчалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*