tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскида 2021 елда Федераль Сабантуй уздыру турында сөйләштеләр
Нижневартовскида 2021 елда Федераль Сабантуй уздыру турында сөйләштеләр

Нижневартовскида 2021 елда Федераль Сабантуй уздыру турында сөйләштеләр

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Нижневартовскига эш визиты кысаларында Ханты-Манси автономияле округы-Югра губернаторы Наталья Комарова белән очрашты.

Очрашуда төп мәсьәлә булып 2021 елда Нижневартовскида Федераль Сабантуй үткәрү иде. Очрашуда катнашучылар оештыру комитеты төзү мәсьәләләре буенча фикер алышты, россиякүләм милли бәйрәмне үткәрү урыны турында тәкъдимнәрне тыңладылар.

Нижневартовскида 270 меңнән артык кеше яши, шуларның 40 меңнән күбрәге татар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*