tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нью-Йоркта Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты
Нью-Йоркта Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты

Нью-Йоркта Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты

Якшәмбе көнне, 2020 елның 2 февралендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркта Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәре 2020 елның 2-3 февралендә узачак.

Хәзерге вакытта АКШта 3500ләп ватандашыбыз яши. Алар Нью-Йоркта,  Нью-Джерси штатының Төньяк-Көнчыгышында, Коннектикутта, Вашингтонда, Калифорниядә Сан-Франциско бугазы районында, Вирджиниядә, Пенсильваниядә, Оклахомада һәм башка шәһәрләрдә гомер сөрәләр.

Татарлар арасында төп мәдәни һәм дини эшчәнлекне ике оешма башкара – ХХ йөзнең 50нче елларында Сан-Франциско шәһәрендә оештырылган Америка төрки-татар ассоциациясе һәм Нью-Йорк шәһәрендәге Америка татарлары ассоциациясе (рәсми рәвештә 1927 елның 15 мартында теркәлгән).

Бүгенге очрашуның модераторы – Ассоциация рәисе урынбасары Илдар Агиш. Әңгәмә татар телендә барды.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда билгеләп үткәнчә, АКШка бу визит Көнбатыш илләре, шул исәптән Америка белән багланышларны ныгытуда һәм үстерүдә чираттагы адым булачак.

Искәртәбез, бүген АКШ – Татарстанның икътисадый һәм эшлекле партнерларыннан берсе, һәм бүген республикада Америка инвестицияләре катнашында 50дән артык компания бар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул еш кына Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә була, һәм ватандашларыбыз белән аралаша. Аның сүзләренчә, мондый һәр очрашу аңарда горурлык хисе уята. Безнең ватандашларыбызның барлык халыклар белән дә тату-дус яшәве, конструктив мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе һәм иң мөһиме – үз халкының гореф-гадәтләрен һәм телен саклап кала алуы – зур сөенеч.

Очрашуда Татарстан белән киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерү, республика белән һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Билгеләп үтелгәнчә, 2020 елның 17 гыйнварында Нью-Йоркта («Карнеги-холл» концерт залында) «Yзгәреш җиле» татар җыры фестивале узачак.

Рөстәм Миңнеханов барысына да бүгенге очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*