enrutat
Баш бит / Олы тарихыбызда исемнәре калсын
Олы тарихыбызда исемнәре калсын

Олы тарихыбызда исемнәре калсын

Узган 2018 елның 7 декабре көнне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дигән темага халыкара фәнни конференция үткәрелде. Бу мактаулы чара атаклы педагог, нашир, мөхәррир, сәяси эшлекле Әхмәтһади Максудиның тууына 150 ел һәм аның бертуган энесе, күренекле сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, хокук белгече Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланды. Килгән кунаклар Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан һәм Рәсәй шәһәрләренең галимнәре иде.

Татар халкының чын мәгънәсендә горурлыгы булган зыялыларыбызның эшчәнлегенә хаклы рәвештә югары бәя бирелде конференциядә. Бу чыгышларга өстәп, күңел түремә салып, күптән әйтергә ниятләнеп йөргән затлы шәхесләребез – Әхмәтһади аганың гаиләсендәге хатын-кызлар хакында берничә сүз язасым килде.

Бераз гына үткәннәргә кайтып килим әле. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында эшләгән (1994-1997) чагымда бик күп кешеләр белән очрашырга, танышырга туры килде. Шундый милли оешмабыз булганга сөенеп, Казаныбызда яшәгән тарихи шәхесләребезне искә алып сөйләргә яраткан дустыбыз – Суфия апа Мостафина-Апанаеваны рәхмәт хисләре белән искә алам. Рухы шатлансын.

Үзе белән барып, Әхмәдһади Максудиның КГБ архивында сакланган шәхси эше белән дә танышырга чакырды ул. Кардәшлекләре хакында белешмәсе булгач, эшне бирделәр, укыдык. Динебезгә, милләтебезгә гомере буе намус белән, таланты, сәләте белән хезмәт иткән иҗат иясенең төрле елларда, төрле сәбәпләр белән дүрт мәртәбә кулга алынуын белгәч ничек тетрәнгәнемне хәзер дә аңлата алмыйм.

Хатыны Зәйнәп апа безнең, ягъни Апанайлар нәселеннән, – диде Суфия апа. – Әхмәтһади җизни дә, апа да искиткеч матур кешеләр иде. Башкаларга карата шулкадәр игътибарлы, кече күңелле олы җанлы, зыялы затларны бүтән белмим мин. Биш балалары бар иде. Шәфика исемле кызлары дүрт яшендә Коръән укый белә иде инде. Барысы да югары белем алдылар: Фатимаи-Галия, Шәфика, Һарун, Һашим, Бәһрәмия. Бәһрәм исемле балалары үлгәч, аның исемен төпчек кызларына куштылар. Зәйнәп апа хакында, бәлки берәр җирдә язылгандыр әле.

Таптым, Суфия апа, васыятеңне үтәдем, Аллага шөкер. Әнә 1906 елда “Сөембикә” журналы беренче татар җәмәгать китапханәсе “Көтепханәи Исламия” ачылуын хәбәр итә. Зәйнәп ханым китапханәгә хатын-кызларны чакырып яза. “Атнаның ике көне ханымнарга булсын, алар да теләгән китапларын укып ләззәтләнсеннәр” – ди.

1917 елның 22-24 апрелендә Казанда Рәсәй мөслимәләренең 1-съездын оештыруда да, җыелышларында да актив катнашкан икән Зәйнәп ханым. Бу хакта “Сөембикә” журналында атаклы мөхәрриребез Якуб Хәлилинең съезд залларыннан һәр көн саен яктыртып барган репортажларын укып беләбез. “Хатын-кызларга тигез хокук сүздә генә калмасын, ирләр белән бертигез микъдарда җир дә бирелсен” диелә анда. Бу таләпне күтәреп чыгучы махсус комиссия әгъзалары арасында Зәйнәп ханым Максуди да бар. (Кара: “Сөембикә”. 1917, №11. – Б.174).

Иренең һәр эшендә якын булышчы, биш бала анасы хатын хакында язганда олуг галимебез Риза Фәхретдин сүзләрен китерми кала алмыйм. “Бер бөек кешене алыгыз да, тәрҗемәи хәлен укыгыз. Һәрвакыт аның янында бөеклегенә юл хәзерләп вә күңелне шатлык вә гайрәткә этәреп тормакта булган бер хатынны күрерсез”. Галимнең бу фикерләре бүтән хатын хакында әйтелсә дә, нәкъ менә Зәйнәп ханым хакында да бик тә туры килгән сүзләр дип уйлыйм. Урыны җәннәттә булсын, Суфия апа аның фәкыйрьләргә һәрдаим ярдәм итәргә тырышуы хакында да күп истәлекләр сөйләгән иде.

Максудиларның кызлары да олы тарихыбызда мактаулы урынга лаеклы шәхесләр.

Сүзне олы кыз Фатимаи-Галиядән башлыйк. 1898 елда туган кыз бала, башта сеңлесе Шәфика белән бергә, атаклы мәгърифәтче һәм хөрмәт иясе Фатиха Аитова мәктәбендә һәм соңрак Котова гимназиясендә белем алалар. Фатимаи-Галия Казан университетының медицина факультетын 1923 елда тәмамлый һәм ординатурада кала. Аны уңышлы үтеп диагностика кафедрасында эшли башлый. Диссертация яклый, ныклап фән белән шөгыльләнергә уйлый. Тик, кайсы илдә яшәгәнебезне генә онытмыйк…

1925 елда Казан авыл хуҗалыгы институты аспиранты Ходжаев Кадыйр Ади (Һади) улына кияүгә чыга ул. Әйтеп үтик, Әхмәтһади Максудиның кодасы Һади да Әстерхан мәчетендә эшләгән дин галиме булган икән. Улы Кадыйр Мәскәүдә авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган булган. Матур гаилә корыла, кызлары Диләрә туа. Тик кеше бәхете озакка бара алмыйдыр ул. Илдә репрессияләр башлана да. Кадыйр кулга алына. Имеш ул атаклы галим Вавилов белән элемтәдә торган һәм советларга каршы “дошман элемент” булган. Аспирантурада уку белән бергә Татар Коммунистик университетында да уңышлы гына эшли башлаган Кадыйрның язмышы Караганда лагерында тәмамлана. Шундый өметле галим, авыл хуҗалыгы өлкәсендә танылып килгән белгечнең гомере фаҗигале төстә өзелә.

Ул кулга алынгач Фатимаи-Галиягә Казанда яшәргә рөхсәт ителми. “Халык дошманы” хатыны озак еллар Чаллы хастаханәсендә эшли. Соңрак аңа Казанның №3 поликлиникасында эшләргә рөхсәт ителә. Вафаты 1991 елда, урыны җәннәттә булсын.

Кызлары Диләрә 1926 елда туа. Медицина өлкәсендә танылган белгеч. Кардиология буенча диссертация язып 1972 елда яклый. 2018 елда, конференция булыр алдыннан гына вафаты хакында әйттеләр. Бары бер генә тапкыр күрешә алдым ул хөрмәт иясе белән. Тик күңел җәрәхәтләрен кузгатып, тормыш юлын төпченеп сорашырга батырчылыгым җитмәде. Үкенеч. Әмма бу гаилә кызларына бәйләнешле үкенечләрем бер генә булмаган икән әле.

1976 ел иде. Казан авиация институтының КПСС тарихы кафедрасында яңа гына эшли башлаган вакытым. Партия тарихын укытучыларны шулай һәр биш ел саен “белемнәрне күтәрергә дип” 6 айлык курсларга җибәрәләр иде. Минем бәхетемә Ростов-Дон шәһәрендәге курслар чыкты.

Укыганда миңа, шәһәрнең Тимер юллар төзелеше институтында укыткан бер курсташым, үзләрендә чит телләр кафедрасы җитәкчесе булып татар хатыны эшләгәнен сөйләде. “Килегез, таныштырам” дип тә әйтте әле. Барырга оялдым.

Ә бу кафедраны менә ничә еллар җитәкләп алып барган атаклы галимә Максудиларның икенче кызы Шәфика апа булган икән. Алданрак белгән булсам соң! Үкенечләрнең мондые да була икән.

Казан университетының медицина факультетына 1921 елда кабул ителгән Шәфика, бер ел укыгач, иҗтимагый фәннәр факультетының этно-лингвистика, ягъни телләр өйрәнү бүлегенә күчкән. Укыган вакытында ук Казандагы Көнчыгыш педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасында эшли дә башлаган. Биш яшьлек сабый чагында ук Коръәнне яттан белгән бу талант иясенә уку белән укытуны бергә алып бару ничек булгандыр. Һәрхәлдә кыен булгандыр дип уйлыйсым килми.

Шунысы кызык, 1922 елда кызы белән бергә Әхмәтһади Максуди да шушы ук Институтта гарәп теленнән лекцияләр укып йөргән икән.

КДУны тәмамлагач, татар, рус, француз, немец, гарәп телләрен белгән Шәфика Максудова, Казанда 1922 елда ачылган, Хезмәтне фәнни оештыру институтында эшли, диссертация яклый. Соңрак Химик технология  институтының чит ил телләре кафедрасында эшләгәне билгеле. Кызганыч, Ростов-Дон шәһәренә ничәнче елларда күчкәне миңа мәгълүм түгел. Бу шәһәргә күчүе Ибраһим Сөләйман улы Аитовка кияүгә чыгуы белән бәйледер дип уйлыйм.

Ибраһим Аитов Октябрьгә кадәр Мәскәүдә Коммерция институтын тәмамлагач, Казан университетында да белем ала әле. 1923 елда ул бер төркем зыялылар – Әхмәтгәрәй Хәсәни, Шиһабетдин Әхмәров, Ибраһим Биккулов, Мәхмүт Бөдәйли, Нәсыйх Мохтаров һ.б. белән бергә “Яңа китап” исемле ширкәт оештыруда катнаша. Максатлары язучыларның әсәрләрен бастырып тарату булган мондый ширкәтләр, хакимият тарафыннан рөхсәт бирелеп, Казанда гына түгел, Россиянең башка күп кенә эре шәһәрләрендә дә оешкан икән. Уңышлы гына эшләп киткән “Яңа китап” ширкәтенең гомере генә кыска булган шул. 1929 елда аның эше “халык дошманнары” әсәрләрен (Гаяз Исхакый телгә алына) бастырып таратуда гаепләнеп туктатыла. Әгъзалары барысы да кулга алына.

1925 елда Шәфика белән Ибраһимның Нилүфәр исемле кызлары туганы билгеле. Әйтеп үткәнемчә, Ростов-Дон шәһәренә ничәнче елда күчеп киткәннәре миңа мәгълүм түгел. Һәрхәлдә Ибраһим Аитов “котылып” кайтканнан соң икәне шиксез. Чөнки Ибраһимга Казан шәһәрендә яшәргә рөхсәт ителмәгән.

Бик матур пар булалар алар. Шәфика да, Ибраһим да төскә дә чибәрләр, белемнәре дә кеше сокланырлык. Тик бер нәрсә – Ибраһим Аитовка Ростов-Донда да эшкә урнашырга белемле булуы да ярдәм итмәгән шул әле. Ул балалар бакчалары өчен уенчыклар ясап сатып акча эшләргә мәҗбүр булган.

Аллага мең шөкер, Шәфика ханымның белеменә, тырышлыгына дөрес бәя бирүчеләр табыла Ростовта. Ул уңышлы гына эшләп китә, йорт төзетә, тормыш шулай җайга салына. Туганнары белән аралашырга да мөмкинлекләр ачыла. Кызлары Нилүфәр башта Казан медицина институтында, соңрак Ростов-Донга күчеп укуын тәмамлаган. Вафатына кадәр шунда яшәгән. Улы Рөстәм исемле булган икән. Дөньялар рәтләнгәч Ибраһим ага Ростовтагы виноградчылык институтыты белән хезмәттәшлек иткән. Яңа сорт виноградлар чыгарып “Габдулла Тукай”, “Фатих Әмирхан”, “Тур Хейердал” исемнәрен биргән. Илья Эренбург белән хатлар алышкан. Хатлар алышу дуслык мөнәсәбәтләре урнашуга китергән, Илья Эренбург, Тур Хейердал һәм аның улы да Ростов-Донга – Ибраһим белән Шәфикага кунакка килгәннәр. Атаклы сәяхәтче Тур Хейердал аларга дөнья гизгән көймәсе “РА”ның моделен дә бүләк иткән икән.

Аллага шөкер, алар бергә бәхетле булып озак яшәгәннәр. Туганнары белән аралаша алганнар.

Кече кыз Бәһрәмил Казан университетының физико-математика факультетын тәмамлагач, озак еллар Фәннәр Академиясенең Физико-Техника институтында эшләгән. Фән белән шөгыльләнгән. Ире Хәмит Сәйфуллин белән Рәшит исемле ир бала һәм Нурания, Фәридә исемле кызлар үстергәннәр. Фәридә – Максудилар кебек югары белемле, табибә. Конференциядә чыгыш ясады. Кызганыч, аның хакында да бик аз беләм икән.

Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә. Нигә бу гаиләнең талантлы әгъзалары хакында шушы көнгә кадәр бик аз беләбез? Күренекле җәмәгать эшлеклесе Илдус әфәнде Садыйковка олы рәхмәтемне әйтәм. Киров районындагы татар лицеена ул Әхмәтһади Максуди исемен бирдертә алган. Бөек галимебезнең юбилеен да олылыклап, матурлап үткәрделәр бу уку елында.

Хәзер телевизор каналларында (үзәктә дә, бездә дә) кеше язмышына багышланган тапшырулар күрсәтә башладылар. Ни кызганыч, бик сирәк, хәтта юк дәрәҗәсендә генә үрнәк алырлык гыйбрәтле язмышлар күрсәтелә. Алып баручылар ник үткән тарихыбыздагы шәхесләр тормышын (язмышын) өйрәнмиләр икән?

Тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре
Тәэминә Биктимирова

«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы, 
2019 ел. февраль

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*