tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскидагы Тарада “Сүзге” спектаклен күрсәттеләр
Омскидагы Тарада “Сүзге” спектаклен күрсәттеләр

Омскидагы Тарада “Сүзге” спектаклен күрсәттеләр

“Конек-горбуногы” белән танылган Петр Ершовның 200 еллыгын каршылау йөзеннән Михаил Ульянов исемендәге Төньяк драма театры көтелмәгәнрәк проект тәкъдим итте. Актриса Виктория Селютина татар чатырында “Сүзге” моноспектаклен әзерләде.

“Сүзге” поэмасын Ершов 1837 елда яза, ләкин бу әсәре бөкре ат әкият-кыйссасы кебек үк таныла алмый. Исеменнән аңлашыла ки, поэма нигезендә соңгы Себер ханы Кучум хатыны Сүзгенең тормыш тарихы.

Заманында бу поэманы хуплап каршы алсалар да, бүген аны белүчеләр аз. Тубыл сәүдәгәрләре нәселеннән булган Корнилов фамилияле композитор 1866 елда поэмага нигезләнеп опера яза. Ә егерменче йөз башында Тубылдагы кызлар училищесы укучылары поэманы Филатово авылында Сүзгүн тавы итәгәндә поэманы сәхнәләштереп уйнаганнары да билгеле.

Омски өлкәсендәге Тара шәһәрендә Сүзге тарихы шулай ук сәхнәдә уйналмады. Тамашачылар татар чатырына җыелды. Премьера пыялага салынган чәй, чәкчәк белән сыйланудан башланып китте. Махсус шушы спектакль өчен Тараның үзәк паркында юрта корылды.

Баш һәм бердәнбер рольне башкаручы Виктория Селютина татар телен, биюләрне, гореф-гадәтләрне күршеләреннән, танышларыннан сорашып өйрәнгәнен сөйли. Тара халкының өчтән бер өлеше – татарлар.

Спектакльдә кулланылган шул заманга караган кораллар тиздән Тарада ачылачак Себер ханлыгы музеена тапшырылачак. Бүгенге көндә тарихчы галимнәр Себердә хакимлек иткән Чыңгызхан токымы вәкиле Кучум хан һәм аның гүзәл хатыны Сүзге турында материал туплау белән мәшгуль.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*