tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза татарлары мохтариятенең олуг юбилее уңаеннан туган фикерләр
Пенза татарлары мохтариятенең олуг юбилее уңаеннан туган фикерләр

Пенза татарлары мохтариятенең олуг юбилее уңаеннан туган фикерләр

28  мартта филармониягә Пенза өлкәсенең төрле почмакларынан милли хәрәкәт активистлары, хакимият вәкилләре, дин әһелләре милли-мәдәни мохтариятнең 15 еллык эшенә нәтиҗәләре белән танышырга җыелдык.

Бәйрәм генә түгел иде, ә милләттәшләрнең, дусларның очрашу, фикерләшү , киңәшләшү, тантаны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән өлкә һәм Казан артистларының чыгышлары белән хозурлану кичәсе дә иде.

Бу тантанага дәрәҗәле кунакларның килүе һәм губернаторның да милли-мәдәни мөхтәриятнең эшчәнлегенә югары бәя бирүе горурлык хисе уятты. Үзеңне-үзең мактап түгел, ә башкалар сине мактасалар гына, зур дәрәҗәгә ирешү ул. Милли-мәдәни мөхтәрият соңгы дистә елга якын инде өлкә татарларын әкренләп кенә берләштерә килеп, чыннан да,  милли эш сагында тора торган бер үзәккә әверелде.

Туган тел укытучысы буларак, мине иң сөендергәне: телне саклау, мәдәният һәм гореф-гадәтләргә кагылышлы мәсьәләләргә йөз белән борылып,  өлкәдә татар яшьләрен татар рухлы, милләтебезнең патриотлары итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирүе. Татар теле укытучыларын хөрмәт  итеп, ничә еллар инде берләштереп, очраштырып, булган проблемаларны уртага салып,  хәл итәргә ярдәм итә торган бер үзәккә әйләнде.

Хәрәкәттә генә бәрәкәт, дигәннәр безнең картлар. Гомумән, әлеге тантаналы чара өлкәбездә татар мөхтәриятенең киләчәктәге эшчәнлеге дә күркәм булыр дигән өметтә калдырды. Бу чараны оештыручыларга ихлас күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм, изге эшләрендә уңышлар гына юлдаш булсын!

Равиля Фярит кызы Баткаева

tatar-penza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*