tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прагада Жерберлар гаиләсендә

Прагада Жерберлар гаиләсендә

Без Лилия Хөснетдинова-Жербер гаиләсендә.  Эшмәкәр ханым, шәһәр кырыенда үз өе белән яшәп ята.

Лилия Хөснетдинова 1995 елда килә Прагага. Бу вакытта ул Канада фирмасында эшли.  французга кияүгә чыга. Бүгенге көндә ул биш бала анасы. Кызы һәм дүрт улы бар. Кызы Лилия, уллары Илья, Михаил, Александр, Рафаэль. Кызы Лилиягә 25 яшь, Лондонда Охфордны тәмамлаган. Шунда яши, хәзер кияүдә. Уллары Александр (11 яшь) белән Илья (17 яшь) фортепианода уйныйлар. Михаил (14 яшь) инглиз театрына йөри, актерлык серләренә өйрәнә. Рафаэльгә яшь ярым. Ба лалары бары да акыллы һәм белемлеләр. Рус, чех, инглиз, француз телләрен бик яхшы беләләр. Татар телен дә аңлыйлар, өйрәнәләр. Бәләкәй Рафаэльгә татар телен белә торган тәрбияче эзлиләр. Лилия ханым татар телендә үзе аңлый да, сөйләшә дә. Балаларын да ул шул рухта тәрбияләргә тырыша. “Биш балам булганга мин Ходайга рәхмәт укыйм“, ди Лилия ханым. Ул һөнәре буенча психолог. Әнисе Римма ханым музыка белгече була. Оныкларында да ул музыкага карата хөрмәт уяткан һәм аның серләренә дә төшендергән. 40 ел дәвамында балаларга белем биргән.

Лилия ханым тамырлары белән Татарстанның Әгерҗе якларыннан. Заманның авыр чорында 1931 елда, аларның гаиләсе Магнитогорскига сөргенгә сөрелә. Әнисе Римма ханым 1937 елда Магнитогорскида туа. Лилия дә Магнитогорск кызы. Бу шәһәрдә аның хәзер абыйсы Равил яши. Ул андагы “Татар рухы” газетасының баш мөхәррире. Сеңелесе Динә Америкада гомер итә. Римма ханым гаиләсенең узганын, авыр тормышларын тасфирлап хикәяләр язган. Ә кызы Лилия аны китап итеп чыгарган. Китап “Балачактан көч алам” дип атала. Ул ике телдә, рус һәм чех телләрендә. Римма ханым 2007 елда Прагада вафат була. “Мин татар булуым белән горурланам. Бик Чехиядә бик рәхәт яшибез. Ләкин, кеше ничек кенә булса да үз илендә, үз Ватанында, аның тормышы белән яшәргә тиеш, дип саныйм мин”, ди Лилия ханым.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*