tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Ибраһимов Ваһапов фестиваленең сәнгать җитәкчесе булачак
Ренат Ибраһимов Ваһапов фестиваленең сәнгать җитәкчесе булачак

Ренат Ибраһимов Ваһапов фестиваленең сәнгать җитәкчесе булачак

Дөньякүләм танылган мәшһүр җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе булачак.

Бу хакта фестивальнең генераль продюсеры, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белдерде.

“Бу – безнең өчен зур дәрәҗә һәм, әлбәттә, үсеш мөмкинлеге”, – диде ул.

Ә Ренат Ибраһимов үзе җурналистларга түбәндәгеләрне сөйләде: “Ваһапов фестиваленең сәнгать җитәкчесе булу тәкъдимен мин бик теләп кабул иттем. Үз республикама, үз халкыма ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер.

Ә Ваһапов фестивалендә мин соңгы елларда турыдан-туры катнашам һәм шуны әйтә алам: бу – бик тә лаек, уникаль проект. Фестивальнең тәҗрибәле, көчле продюсеры бар – Рифат Фәттахов. Фестивальнең бик дәрәҗәле кайгыртучылар советы бар: аны шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев үзе җитәкли! Әмма, тәҗрибәмнән, күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: Ваһапов фестиваленең үсеш мөмкинлекләре дә бик зур. Фестивальне Россия дәрәҗәсенә, һәм хәттә ки халыкара дәрәҗәгә күтәрергә мөмкин һәм кирәк. Без шулай килештек: бу эштә минем продюсерлык үзәгем дә ярдәм итәчәк. Безнең беренче уртак проектыбыз – 27 октябрьдә Ваһапов фестиваленең гала-концертын Мәскәүдә, данлыклы Колонналы Залда үткәрү. Әгәр дә минем тәҗрибәм, белемем, бәлки – исемем дә, Ваһапов фестивален һәм, гомумән, дә татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә икән, чиксез шатмын”.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*