tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсе Губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән
Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсе Губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсе Губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллинга «Ленинград өлкәсе территориясендә милләтара, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәт өчен» Рәхмәт хаты тапшырган.

«Рәхмәт хатын Губернатор Ленинград өлкәсе Хөкүмәте утырышында тапшырды. Быел ул беренче тапкыр җыелыш уздырды. Барлыгы 10 кешене тәбрикләделәр. Безгә бирелгән Рәхмәт хаты минем генә түгел, ә барлык коллективыбызның зур эшчәнлеген аңлата», — диде Ренат Вәлиуллин.

Аның сүзләренчә, Губернатор Татарстанны иң әйдәп баручы партнер дип атаган. «Сезнең эшегезне күрәбез, беләбез», — диде ул. Безнең вәкиллекне Ленинград өлкәсендә иң актив булуын билгеләп үтте. Җавап чыгышымда эшчәнлегебезгә ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт белдердем һәм Татарстанның Ленинград өлкәсе белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәте яхшы булуын әйттем», — диде Ренат Вәлиуллин.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*