tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты Астанада узды
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты Астанада узды

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты Астанада узды

Астанада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Ел дәвамында фестиваль чаралары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илдә үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Казакъстан башкаласында мондый концерт беренче тапкыр узды һәм фестивальнең булачак юбилеена, Россиядә Мәдәният елына һәм Казан шәһәренең төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителүенә багышланды.

Концерт легендар татар җырчысы Рәшит Ваһапов язмасы белән башланды. Музыкаль бәйрәмне ачып һәм тамашачыларны сәламләп, проектның җитәкчесе һәм авторы, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил премиясе лауреаты Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, Ваһапов исеме, татар җырлары фестиваль ярдәмендә бүген дөньяның бик күп илләрендә яңгырый.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар адресына Казакъстан мәдәният министры Арыстанбәк Мухамедиуладан сәламләү килеп иреште, аны министрның урынбасары Әскәр Бурибаев укыды. Ул татар җыры фестивале концертында катнашучыларга рәхмәт белдерде. Шулай ук сәламләү сүзе белән РФның Казакъстан Республикасындагы Илчелеге вәкиле Сергей Тарасенко чыгыш ясады.

Тамашачы танылган казакъ җырчысы, СССРның халык артисты Бибигөл Төлегенованы алкышлар белән каршы алды. Ул концертның шәрәфле кунагы булды. Җырчы ассызыклап үткәнчә, бу фестиваль Казакъстанның һәм Татарстанның күп милләтле халкы арасында дуслык күпере сала.

Концерт программасында фестиваль лауреатлары, яшь җырчылар Ришат Төхфәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, шулай ук музыкантлар Алиса Лабзина (фортепьяно), Рөстәм Рәхмәтуллин (баян) катнашты.

Бөтен коллективка рәхмәт сүзләре һәм фестивальнең юбилее белән котлаулар белән Татарстанның Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Хәсәнов чыгыш ясады. Ул киләчәктә иҗади уңышлар, сәламәтлек, коллективның барлык катнашучыларына иминлек теләде һәм тамашачыларга мондый концертларның ешрак уздырылачагына вәгъдә итте.

Әлеге музыкаль бәйрәмне уздыруга шәхси ярдәмен күрсәткән “Идел” Татар һәм татар-башкорт иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләр ассоциациясе президенты Рафыйк Вәлиев фестивальнең яшь лауреатларына рәхмәт белдерде, һәм ул хәбәр иткәнчә, концерт бәйрәм, дустанә атмосфера тудырды һәм ватандашларның милли-мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнде.

Астанада проектны оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Астана хакиме ярдәмендә Р.Ваһапов исемендәге ТР Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды һәм “Идел” Татар һәм татар-башкорт иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләр ассоциациясе.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*