tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика бәйгесендә җиңү яулаган кызны нинди бүләк көтә соң?
Республика бәйгесендә җиңү яулаган кызны нинди бүләк көтә соң?

Республика бәйгесендә җиңү яулаган кызны нинди бүләк көтә соң?

Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак. Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак.

Алар:

  1. Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;
  2. Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;
  3. Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;
  4. Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;
  5. Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
  6. Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;
  7. Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;
  8. Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;
  9. Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;
  10. Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
  11. Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.

Җиңүчесе Татарстан кызы Уфада узачак Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең финалында катнашачак.

Республика бәйгесендә җиңү яулаган кызны нинди бүләк көтә соң?

Бүген җиңү яулаячак татар кызына Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән КАЛФАК һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Бу бүләкләргә кем ия булачагын һәм Татарстан данын Башкортстанда узачак  Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесендә кем яклаячагын бүген кич беләчәкбез.

Бу яңалыкны сез Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан белә алачаксыз: www.tatar-congress.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*