tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика язмышы хәл ителгәндә, без беренчеләрдән булыйк!
Республика язмышы хәл ителгәндә, без беренчеләрдән булыйк!

Республика язмышы хәл ителгәндә, без беренчеләрдән булыйк!

Кадерле милләттәшләр, татарстанлылар, якташлар!

Быел бөтен дөнья халкына, туган илебезгә һәм шул исәптән Татарстанга да зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Таҗлы вирус зәхмәте, пандемия аркасында килеп чыккан социаль-икътисади кыенлыклар, төрле илләргә килгән бәла-казалар, сәяси тетрәнүләр барыбызның да күз алдында. Бу сынауларны Россия халкы һәм милләтебезнең рухи үзәге – Татарстан Республикасы уңышлы гына үтеп бара. Катлаулы хәлләргә карамастан, матди һәм рухи томышта, мәдәнияттә һәм спортта Татарстан зур уңышлар казана. Ул социаль-икътисади үсештә, милләтара тату яшәештә башка төбәкләргә үрнәк булып тора. 100 еллык юбилеен рухи күтәренкелек белән бәйрәм иткән Татарстанның чәчәк атуы бөтен татар халкының тормышына уңай тәэсир ясый.

11-13 сентябрьдә үтүче сайлауларда Татарстан Президентын һәм җирле хакимияткә халык вәкилләрен сайлау, барыбыз өчен дә җитди имтихан булып тора. Бу хәлиткеч көннәрдә: “Бездән башка да хәл итәрләр”, – дип сайлаудан читтә кала алмыйбыз. Татарстанның киләчәген, милләт язмышын татарстанлылар үзләре хәл итә. Бөтендөнья татар конгрессы, аның Милли Шурасы республика илбашын сайлауга бердәм барырга, Татарстан мәнфәгатьләрен яклап тавыш бирергә чакыра.

Хәерле сәгатьтә, кардәшләр һәм якташлар! Яраткан республикабыз киләчәктә дә тату гаилә булып алга баруын дәвам итсен! Татарстан булганда, татар халкы да исән булыр, туган җиребездәге башка милләтләр дә матур яшәрләр!

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*