tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Пенза өлкәсе татарлары белән очрашты

Ринат Закиров Пенза өлкәсе татарлары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты җитәкческе Ринат Закиров Пенза өлкәсе татарлары белән очрашты. Татар конгрессының актлар залында узган әлеге очрашуда Пенза өлкәсенең Каменка районы Ятмис авылыннан килгән милләттәшләребез катнаштылар. Ринат Закиров килгән кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында бәян итте, конгресс тарафыннан оештырылып килә торган проектлар турында сөйләде. Әлеге очрашу “Кардәшлек ноктасы” татар халкының милли һәм дини үзаңын саклау проекты кысаларында оештырылган сәяхәтнең бер тукталу ноктасы иде. Миргазиян мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров тырышлыгы белән оештырылган әлеге сәяхәттә катнашучылар 18-19 сентябрь көннәрендә Казандагы мәчетләр һәм музейлар буенча экскурсияләрдә булдылар, Казан шәһәренең Миргазиян мәчетендә лекцияләр тыңладылар, Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында спектакль каралар.

Очрашу ахырында Пензадан килгән кунакларга конгрессның истәлекле бүләкләре тапшырылды, үз чиратында Габдерәүф хәзрәт Зәбиров конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка һәм җитәкченең урынбасары Марс Тукаевка да  истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәгълүмат өчен: бүгенге көндә Пенза өлкәсенең Каменка районы Ятмис авылында 380 хуҗалык, 9 еллык мәктәп, балалар бакчасы, мәчет бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*