tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкләре башлыклары медиарейтингын кабат җитәкли
Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкләре башлыклары медиарейтингын кабат җитәкли

Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкләре башлыклары медиарейтингын кабат җитәкли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингын җитәкләде. Тикшеренү «Медиалогия» компаниясе аналитиклары тарафыннан үткәрелде.

Узган ел республика башлыгы 104,5 мең кат массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрендә телгә алына, аның медиарейтингы 711,5 мең тәшкил иткән. Медиарейтингта икенче урынны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин, өченче урынны Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров алып тора.

Медиарейтингта ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты 5 нче урынны алган. Гомуми рейтингны Мәскәү мэры Сергей Собянин җитәкли.

Узган елда массакүләм мәгълүмат чаралары Рөстәм Миңнехановның «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисади саммитының пленар утырышындагы чыгышына һәм Татарстан Президентының КАМАЗ пилотсыз электробусы тест-драйвына игътибар итәләр.

Моннан тыш, республика башлыгының спорт чараларында сыра сатуны легальләштерергә тәкъдим итүе дә киң яңгыраш алган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/21/179251/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*