tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов татарлары ифтарга җыелды
Ростов татарлары ифтарга җыелды

Ростов татарлары ифтарга җыелды

Кичә, 10 июнь көнне, Ростовтагы татарлар Ифтар мәҗлесенә җыелды. Башта кунаклар шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә җыелды. Барлык килүчеләр өчен мәчет буйлап экскурсия оештырылды һәм Донда ислам темасына лекция укылды.

Ифтар исә Әл-Бохари кафесында уздырылды. Ростовтагы Ифтар мәҗлесендә “Якташлар” татар-башкорт оешмасының элекеге рәисе Ришат ага Гәрәев чыгыш ясады. Ул барлык милләттәшләребезне, җыелганнарны Рамазан ае белән котлады. Милләтебезне, динебезне саклау мөһимлеген ассызыклап үтте. Моның өчен исә, аның сүзләренчә, татар халкына бергә булырга кирәк.

Шулай ук ифтарда Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Җәгъфәр хәзрәт тә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*