tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабалылар кульяулыклар чикте
Сабалылар кульяулыклар чикте

Сабалылар кульяулыклар чикте

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә, җирле “Ак калфак” оешмасы, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты, Сугышчан туганлык «Саба җирле бүлекчәсе» белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе үткәрде. 2020 нче елның 15 нче гыйнварыннан башланып киткән әлеге чара татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылды.

Төрле авылларда чигү осталары тарафыннан 18 өйрәтү дәресе үткәрелде, 200 гә якын кулъяулык чигелде. “Яшьлегем хатирәсе син – чигүле кулъяулыгым”, “Без җиңүче буын дәвамчысы” номинацияләрендә татар халкының чигү традициясе, шул исәптән кулъяулык чигү тарихы, бүгенге көндә авылдашларын армиягә озатуны тасвирланган очерк, хикәяләр кабул ителде. 14 нче май көнне әлеге кулъяулыклар язгы чакырылышта иң беренчеләрдән булып армия сафларына китүче егетләргә тапшырылды.

Альбина Шамилова

Саба районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*