tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйларның асылы нигә үзгәрә?
Сабантуйларның асылы нигә үзгәрә?

Сабантуйларның асылы нигә үзгәрә?

Ниндидер бер шоу-тамашага әверелеп бара. Сабан туеның асылын саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга бөтен йолалары белән тапшыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА белән әңгәмәбез шул хакта.

– Фәнзилә ханым, тарихка күз салсак, Сабан туе хәзер генә түгел, 1930 еллардан ук үзгәреш кичерә икән бит…
– Дөрес әйтәсез. Элекке заманнарда аны язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан ачылгач, чәчүгә төшәр алдыннан үткәргәннәр. Борынгы язмаларга карасак, 11 апрельдә дә Сабантуйлар үтүе билгеле. Ул, агымдагы елда мул уңыш җыеп алуны тәэмин итү чараларының берсе буларак, үзенчәлекле йола гадәтләреннән торган зур бер мәдәни күрненеш мәгънәсендә аңланган. Элек халыкның табигать белән бәйләнеше бик нык булган. Ә 1930 елларда, колхозлашу чорлары башлангач, Сабантуй системасында яшәп килгән ышануфлар төшеп кала, чөнки халык бәйрәме коммунистлар партиясе идеологиясен тормышка ашыру инструментына әверелә. Бәйрәм чәчүдә иң күп хезмәт күрсәткән кыр батырларын тәбрикләүгә туры китерелеп, июнь ахырларына күчә. Тарихи яктан якын килсәк, Сабантуй уздыру вакытын авыл халкы үз җирләренең чәчәрлек булып җитешүенә карап сайлаган. Хәзер исә, Татарстан Президенты Указы нигезендә, бар татар авылларында да июнь башында ике көн аралыгында үткәрелә. Шуны да искәрергә кирәк, бүгенге көндә күп кенә татар авылларында сабан туйларын үткәрүнең төп иганәчесе булып авыл эшмәкәрләре, фермерлар яисә шушы авылдан чыгып, читтә үз бизнесларын корган шәхесләр тора. Алар Сабантуй вакытын үз мөмкинлекләренә, авыл халкының җыела алу көннәренә туры китерергә тырыша. Нәтиҗәдә Указда билгеләнгән көннәрдә генә түгел, ә бөтенләй башка вакытта үткәрәләр. Эчтәлеге үзгәрсә дә, сабан туе халыкның бергә җыелып очрашу бәйрәме булып кала бирә. Шушы мәгънәви яссылыгы белән, ул бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Һәр гаилә үзенең яшь килене, кияве белән дә авылдашларын авыл сабан туенда таныштыра. Шуннан соң гына алар «безнең авыл килене яки кияве» статусын ала. Сыйныфташлар да шунда очраша. Иң мөһиме: авыл сабан туеның бу вазифасы әле һаман да бик тотрыклы сакланып килә. Әлбәттә, күп кенә авыллар кечерәя, халкы кими бара. Кечкенә авылларда ат чабышы да, көрәшләр дә булмый, ләкин аңа карап кына сабан туен үткәрми калмыйлар.

– Көрәш дигәннән, ел да бер үк кешенең батыр калуы һәм аның берничә җирдә җиңеп бүләк җыеп йөрүен кайберәүләр ошатып бетерми…
– Авылларда көрәшерлек кеше дә калмады бит хәзер. Күп кенә авылларда мәктәптә укучы балалар да юк. Дөнья шушы якка таба үзгәрә, аны бернишләтеп тә булмый. 60-90нчы елларда авыл сабан туе мәйданнарын үз авылының көрәшчеләре нәселе вәкилләре тота иде. Аңлашыла: ул вакытларда көрәш секцияләре юк, халык көрәшчеләрен үзе әзерли. Көрәшче ата нәсел данын тотучы улын көрәш серләренә үзе өйрәтә. Сабантуй батыры алган тәкә шулпасын авыз итәргә бар күрше-тирәне, туган-тумачаны дәшкәннәр. Батырның җиңүе авыл бәйрәменә әверелгән. Хәзер биредә дә беркадәр үзгәрешләр бар, әйтик, соңгы елларда күп очракта батыр тәкәсеннән шулпа түгел, ә шашлык пешерәләр, алай эшләмәгез дип тә булмыйдыр. Көрәшчеләр генә түгел, Сабантуйны үзгә бер аһәңгә күмә торган татар көйләрен уйнаучы гармунчылар да бик аз хәзер. Менә шул рәвешле соңгы елларда сабан туеның эчтәлеген баетып торучы күп кенә күренешләр үзеннән-үзе төшеп кала бара.

Инде сүзне район, шәһәр сабан туйлары тирәсендә дә йөртик. Авыл сабан туе белән шәһәр сабан туе арасында аермалык шактый зур. Шөкер, шәһәр, район үзәге сабан туйларында көрәш, ат чабышлары Сабантуйның иң мәртәбәле бәйгеләре буларак үткәрелеп килә. Әлбәттә, биредә профессиональ көрәшчеләр көрәшә. Ул гына да түгел, һәр район үз мәртәбәсе өчен үз көрәшчесен булдыру хәстәрен алдан ук күрә. Бу да табигый күренеш. Мәгълүм булганча, республикабызда көрәш федерациясе дә эшләп килә, ел әйләнәсендә Сабантуйлардан тыш ничәмә-ничә тапкыр көрәш ярышлары уздырыла. Бүгенге көндә көрәш – бик үзенчәлекле спорт тамашасы. Ул ХХ гасыр башында да Казан сабан туйларының менә дигән иң кызыклы тамашасы булган. Сабантуйлар өчәр көн барган, чөнки бер көндә генә батыр билгеләнеп бетә алмаган, мәйданның тәмамлануы Сабантуй батыры билгеләнүенә турыдан-туры бәйләнгән бит. Мисалга бер генә фоторәсемне искәртеп үтәсем килә. Анда күренекле әдибебез Фатих Әмирхан Сабантуй трибунасының иң алдагы рәтләрендә коляскасында утыра (фото ИЯЛИнең мирасханәсендә саклана), трибунада бар урыннар да номерланган, бу – Казан халкының Сабантуй мәйданына көрәш карарга билетлар сатып алып керүләренә ишарә. Халык көрәшчеләре институтын бик табигый рәвештә профессиональ көрәшчеләр алыштырды, монда борчылырлык урын юк.

– Сабан туйларына профессиональ җырчыларны махсус чакыруны да шуның белән аңлатасызмы?
– Халык артистны көтеп ала. Ул гына да түгел, сабан туе тарихын фәлән артист килгән елны булган Сабантуй дип хәтеренә сала. Авылларда Сабантуй битләрен элек фәлән нәселнең кешесе батыр булып калган елгы дип билгеләсәләр, хәзер артистка турылыйлар. Аннан Сабантуйларны оештыручылар артистларны беренче чиратта авылдашларының күңелен күрер өчен чакыра.

– Соңгы елларда Сабан туйлары татар рухына бик туры килеп бетмәгән бәйге төрләре белән шаккатыра. Мингәр сабан туенда квадроциклларда, ишәккә атланып узышу, пычрак ерып йөгерүләр дисеңме… Бәйрәмнең асылы югала баруга бер ишарә түгелме бу?
– Боларны да аңлатып була. Хәзер безгә чын татарча тоелган чиләк-көянтә белән ярышу, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек шаярулы бәйгеләр ХIХ гасырның икенче яртысында Казан сабан туена әллә кай яклардан җыелган тамашачыга кызык ясау өчен кертелгән. Хәзер аларсыз сабан туен күз алдына да китереп булмый. Мингәр сабан туена килгәндә, анда бер мәйданга 20 меңләп кеше җыела. Бу очракта тамашасыз да булмый, аннан кемгә нәрсә кызык бит. Сез әйткән мондый бәйгеләрне бар Сабантуйларга да хас дип әйтмәс идем, ул бик аз урынга хас күренешләр, ничек кертелсә, шулай төшеп тә калачак. Халыкта мән әле дә бар. Теләсә нинди мәгънәсез гамәлләрне или торган иләге әлегә юкка чыкмаган. Аннан квадроциклларның кертелүендә дә беркадәр мантыйк бар. Сабантуйларны оештыручы иганәчеләрнең уллары атка атланып йөрүне абруйлы исәпләсәләр, әлбәттә, беренче урынга атка бәйле бәйгеләр күтәрелер иде. Ләкин аларның үсмер уллары квадроциклларны үз итә. Бу бәйгеләр Сабан туен тамаша итәргә килгән халык санын арттыру өчен дә эшләнә. Шунысы кызганыч, Сабантуй бәйгеләрендә катнашып, үз күңелен үзе күрүчеләр хисабын түгел, авыз ачып карап торучылар санын арттыру өчен.

– Бәлки, мондый бәйрәмнәрне сабан туе дип түгел, башкача атаргадыр?
– Анда бит шул ук Сабантуйның асыл бәйгеләре дә бар, көрәше дә, ат чабышы да. Бәлки, татар элитасы балалары арасында җаны атка бирелгәннәр күбәеп китсә, вазгыять беркадәр үзгәрер иде дигән өмет юк түгел.

– Сабан туенда хатын-кызлар көрәше дә гадәти күренешкә әверелә башлады…
– Хатын-кызлар көрәше гомердә дә булмаган дип әйтә алмыйм. Билгеле бер төбәкләрдә, әйтик, Урал якларында булгалаган дигән фикер бар. Бөек Ватан сугышы елларында Казан арты авылларында хатын-кызлар көрәшен теркәгән мәгълүматлар бар. Ул чорлар өчен бу күренешне аңлатып була, чөнки авылда көрәшерлек ирләр калмаган. Минем уйлавымча, ул вакытта бу төр көрәш беркадәр кызык ясау теләгеннән оештырылгандыр. Аннан көрәш үзе аерым бер спорт төре буларак кабул ителә. Ә спорт элек бары тик ир-атлар ярышы гына дип аңланган, хәзер ничә төр бәйге хатын-кызлар ярышы төренә әверелде. Көрәш белән дә шушы ук хәл булырга мөмкин.

– Хәзер сабан туена җыела торган бүләкләр дә үзгәрде. Элек бәйрәм бүләгенә тукыма, яулык, сөлге, ирләр күлмәкләре бирәләр иде. Хәзер исә бүләкне күбрәк акчалата бирәләр, шулай ук савыт-саба, көнкүреш техникасы да бирүчеләр бар. Кайбер авылларда мондый бәйрәм бүләге әзерләүне шарт итеп тә куялар икән.
– Сабан туеның матурлыгын югалтмас өчен, традицияне тотар өчен яулыклары да кирәк. Колгага тагын нәрсә бәйләп куясың?! Кайбер авылларда узган елгы яулыкларны бәйлиләр. Сабантуй бүләге халыкка хезмәт итәргә, бәйгедә катнашып алган бүләген ул көндәлек тормышында тотарга тиеш. Шулай булганда гына татар халкы акылында бик нык аңлана торган бәрәкәт төшенчәсенең асылы тотылачак. Шуңа күрә бу күренешне дә мин тормыш таләбе дип карыйм, һәм ул халыкның мәнлелеген кабат дәлилли. Бирнә җыюның асылында халык белән бергә уздырыла торган бәйрәмгә үз өлешеңне кертеп, йөз аклыгыңны саклау, алдагы буыннарга да шуны төшендерү ята. Элек тә, хәзер дә авылдан читкә чыгып киткәннәрнең Сабан туена дип атап махсус зур бүләкләр белән кайту гадәте яшәп килә. Бу да бик күркәм күренеш.

– Ел саен Россия төбәкләрендә Бөтенроссия авыллар сабан туе һәм федераль сабан туе үткәрелеп килә. Аларның берсен генә үткәреп булмыймы?
– Авыллар сабан туе ул борын-борыннан татарлар тупланып яшәгән авыл җирендә уза. Аның төп максаты – татар авылларын саклау. Федераль сабан туе Россиянең теләсә кайсы субъектының башкаласында уза. Аның вазифасы – татар милләтенең барлыгын, бердәмлеген күрсәтү. Анда шул төбәкнең губернаторлары безнең президентыбыз белән очрашып, үзара килешүләр корыла. Болар барысы да татарны туплау, аның мәнфәгатьләрен кайгырту өчен башкарыла. Төбәктә яшәүче татарларга кагылышлы зур гына мәсьәләләр дә кузгатыла, чишелеш юллары уйлана.

– Әңгәмәбезне йомгаклап, соңгы соравымны бирәсем килә: Сабан туенда миллилекне саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Иң беренче чиратта Сабан туе мәйданында төп тел татар теле булырга тиеш. Бу безнең Конституциябездә язылган иң зур хокукларыбызның берсе. Ел саен Мәдәният министрлыгы сабан туен чит төбәкләрдә оештыруга кагылышлы семинарлар уздыра. Анда да без әйдәп баручы тел татар теле булсын дибез. Бары тик татар көе, татар җыры яңгырасын дибез. Икенчесе – Сабан туендагы төп бәйгеләрне саклау. Өч кенә ат булса да, ат чабышы оештырылсын. Үз төбәгеңдә, авылыңда бер ат бар икән, калган икесен күрше авылдан яки төбәктән чакыр. Көрәш, капчык сугышы, колгага менү, чүлмәк вату кебек милли бәйгеләр һичшиксез үткәрелсен. Ансыз Сабан туе булмый. Өченчесе – Сабантуй мәйданы татар орнаментлары белән бизәлсен. Сабантуй заманаларга күрә ниндидер үзгәрешләр кичерергә мөмкин, әмма аның асылы саклансын, кертелгән яңалыклар элекке милли бәйгеләрне алыштыру бәрабәренә булырга тиеш түгел.

Дилбәр Гарифуллина,
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*