tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабыйларга милли тәрбия
Сабыйларга милли тәрбия

Сабыйларга милли тәрбия

Ульяновск  шәһәре   татар  җәмәгатьчелегенең күп еллык тырышлыгы бушка китмәде.  Шәһәрдәге 79 мәктәпнең 73 ендә татар теле фән буларак, түгәрәк һәм факультативларда өйрәнелә. Бүгенге вәзгыятьтә төбәкнең татар  мөхтарияте эшне балалар бакчаларында башлап җибәрергә ниятли. Чөнки бүген милли-мәдәни компонент Ульяновскидагы 140 бакчаның нибары 20 ендә генә  кертелгән. Хәзер татар балалары күпләп йөрүче бакчаларда “Әбиләр клубы” оештырылу да отышлы алымнардан.

Ульяновск шәһәренең   “Очкын” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фәсхетдинова ун елдан бирле әнә шулай татар әкиятләрен рус һәм татар телләрендә сөйләп балаларны үз ана телләрендә сөйләшергә өйрәтә. Сер түгел, шәһәрдә үскән әти-әниләре дә татарча сөйли белмәгән сабыйлар мәктәпкә киткәндә кем әйтмешли, ипи-чәйлек сөйләшергә өйрәнеп китәләр.

50 меңнән артык татар яшәүче Ульяновск шәһәрендәге байтак бакчаларда тәрбияләнүче сабыйларның 20-30 % ын татар балалары тәшкил итә. Шунлыктан, бакчаларда милли тәрбия бирү, нәниләргә кече яшьтән үк ана телен өйрәтү  хәзер заман таләбенә әйләнеп бара. Бу аеруча бүген, татар телен мәктәпләрдән кысырыклап чыгарырга маташканда отышлы алым. Һәрхәлдә, бу рус булмаган халыклар өчен кирәк.

Моннан ике ел элек  татар җәмәгатьчелегенең балалар бакчаларындагы мондый башлангычын шәһәрнең мәгариф идарәсе дә хуплап чыкты һәм аны башка тәрбия учреждениеләренә дә кертергә тәкъдим итте.

“Безнең мәктәпләрдә милли-мәдәни компонентны кертү уңышлы гына системалы эшләп китте. Шәһәрнең һәрбер мәктәбендә диярлек 1 нче сыйныфтан алып 11 нчегә кадәр милли телләр өйрәнелә. Ә менә мәктәпкәчә булган балалар бакчаларында бу эш әле аксый, ул әле башлангыч этапта гына бара. Бу  мөһим эш бакчаларда  уен формасында алып барылырга тиеш.Чөнки балалар бакчаларында эш  ысулы башкачарак. Ләкин без сезнең белән балалар бакчасының мәктәпкә әзерләнүче буын икәнен дә онытырга тиеш түгел”, ди Ульяновск шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Куликова.

Шәһәрдәге балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу һәм анда эшне оештыру тәҗрибәсе берничә бакчада  инде дистә елдан артык алып  барыла. Бу эштә беренче карлыгач-шәһәрнең 20 нче  “Очкын” балалар бакчасы. “Без үзебезнең бакчада “Әбиләр клубы”оештырдык. Аларга татар, чуваш, мордва һәм рус әбиләре йөри.  Анда әбиләребез оныкларына милли җырларны өйрәтәләр, биюләрен башкаралар, уеннарны уйныйлар һәм әкиятләр укыйлар, табышмаклар белән мәкальләр өйрәнәләр”, ди Ульяновск шәһәренең 20 нче “Очкын”  балалар бакчасы мөдире Иркинә Сәйфетдинова Иркинә ханым җитәкләүче бакчада узган елны төрле милләтләрнең “Әбиләр клубын” оештырганнар. Бүген биредә халкыбызның “Кич утыру” йоласын күрсәтәләр, кунак ашы әзерләү серләре белән таныштыралар. Тамашачылар арасында бакча җитәкчеләре, ата-аналар булса, сәхнәдә исә дәү әниләр.   Милли тәрбия югары дәрәҗәдә оештырылган бу бакчага ата-аналар балаларын шәһәрнең башка районнарыннан да китерәләр.

Соңгы вакытта Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм төрле миллләтләр арсындагы дуслыкны ныгыту буенча да өлкәнең татар мәдәният үзәгендә зур эш алып барыла. Үзәк хезмәткәрләре шәһәрнең “Очкын” балалар бакчасы белән берлектә ел саен “Безнең туган як – Сембер төбәге” дигән милләтара фестиваль уздыралар.

Шунысы мөһим-мондый чараларда сабыйлар кече яшьтән үк  янәшәдә яшәүче дусты, яисә күршесенең бәйрәмнәрен, биюләрен белеп, милли киемнәрен күреп үсә.

Рамис Сафин,
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*