enrutat
Баш бит / Самарада Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигърият бәйгесе үткәреләчәк
Самарада Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигърият бәйгесе үткәреләчәк

Самарада Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигърият бәйгесе үткәреләчәк

17 апрельдә Самара шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесе узачак. Аны  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырачак.

Чараның максаты – милләттәшләребездә татар шигъриятенә кызыксыну, туган телебезгә мәхәббәт уяту, хөрмәт хисләре тәрбияләү, сәләтлеләрне табу һәм тамашачы хозурына чыгару.

Шигърият бәйгесендә катнашырга теләүчеләр яттан ике әсәр укырга тиеш булалар: берсе Г.Тукай иҗатыннан булса, икенчесе — ирекле темага.

samtatnews.ru

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*