tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сандугач та үз телендә сайрый!
Сандугач та үз телендә сайрый!

Сандугач та үз телендә сайрый!

Кышкы каникул көннәрендә туган телләрен сөюче укучылар белемнәрен сынап карар өчен Башкортстан башкаласы Уфага җыелды. Быел бәйгедә 200дән артык укучы катнашты. Район һәм шәһәр күләмендә җиңеп килгән 8-11нче сыйныф укучылары башкалабызда татар, мари, удмурт, чуваш телләре һәм әдәбияты буенча сынау тотты. Алар бирелгән темалар буенча инша язды, тел һәм әдәбият буенча викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук, укучылар, бер-берсе белән диалог корып, сөйләм осталыгын да күрсәтте. Олимпиадада катнашучы кызлар һәм малайларның янында көч биреп, аларның уңышлары өчен сөенеп торучы укытучылары булуы да җиңүгә омтылуга сәбәпче булгандыр.

Бәйгене йомгаклау тантанасы Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә үтте. Быел укучыларның шатлыгын уртак­лашырга бик күп мәр­тәбәле кунаклар килгән иде. Жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогоия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, тантаналы чараны ачып, кунакларга һәм бәйгедә катна­шу­чыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

— Туган телләр бәйгесендә катнашучы һәр укучыга, лаеклы призерлар һәм җиңүчеләр әзер­ләүче укытучыларга, оештыручы­ларга һәм жюри әгъзаларына зур рәхмәт җиткерәсем килә. Укучы­ларның үз телләрен өйрәнүе һәм әдәбиятны укуы барыбызны да сөендерә. Туган телеңне белү — зур байлык. Сез барыгыз да туган телләрне саклауга һәм үстерүгә үз өлешегезне кертәсез. Бүгенге чарада иҗтимагый оешмалардан да вәкилләр булуы һәм аны оеш­тыруда ярдәм кулы сузулары ихтирамга лаек, — диде котлау сүзендә мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева.

“Иң яхшы инша”, “Оста диалог коручы”, “Викторина буенча иң яхшы җаваплар өчен” номинацияләрендә призлы урын алучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Алардан соң туган телен тирәнтен белүче җиңүчеләрнең исемнәре яңгырады. Олимпиада призерлары һәм җи­ңүчеләренә Мәгариф министрлыгыннан дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында быел 114 укучы көч сынашты. Илеш, Борай, Бүздәк, Чишмә, Бакалы, Стәрлетамак районнарыннан уку­чылар күпләп килгән һәм алар туган тел дәресләрен тирәнтен өйрәнүен башкаладагы ярышларда тагын бер тапкыр исбатлады.

Менә алар — татар мәктәпләреннән җиңүчеләр: 8нче сыйныфлар арасында Кушнаренко районының Илек мәктәбеннән Диана Вәлиева (укытучысы — Зөлфия Вәлиева), 9нчы сыйныфлар арасында Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Алина Сабитова (укытучысы —Зөлфия Мансурова), 10нчы сыйныфлар арасында Чишмә районының Келәш мәктәбеннән Юлия Гайфуллина (укытучысы — Гөлфәйрүзә Мөнирова), 11нче сыйныфлар арасында Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Илнара Ганиева (укытучысы — Илмера Ахунова).

Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 8нче сыйныфлар арасында Неф­текаманың 10нчы мәктәбеннән Юлия Бәхтиярова (укытучысы — Галия Корбанова), 9нчы сыйныфлар арасында Туймазы интернат-мәктәбеннән Гүзәл Галина (укытучысы — Зинфира Нурисламова), 10нчы сыйныфлар арасында Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әлфия Хәмәт­нурова (укытучысы — Зөлфирә Шакирова) һәм 11нче сыйныфлар арасында Бакалы 2нче мәктәбеннән Ләйлә Хәкимова (укытучысы — Альбина Шәфыйгуллина) керде.— Илеш районыннын 10 укучы алып килдек, аларның бишесе — призер, берсе җиңүче исемен яулады, — дип шатлыгын бүлеште “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе, абруйлы мөгаллимә Илмера Ахунова.

Борай районыннын, шулай ук, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе лауреаты Әлфия Әсләмова алып килгән 9 укучы арасында җиңүче дә, призерлар да булуы мактауга лаек. Борай 2нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рәйлә Әхмәтова — “Викторина буенча иң яхшы җаваплар өчен” номинациясендә җиңүгә ирешкән укучыларның берсе.

— Викторинада 10 бирем эшләргә кирәк иде, минем өчен алар катлаулы булмады. Олимпиадага әзерләнгәндә әдәби китапларны күбрәк укырга кирәк. Иншаны “Бер язучы белән очрашу” темасына яздым. Монда да китап укуның ярдәме тиде, — ди Рәйлә.

Әлбәттә, укучылар өчен иң дулкынландыргыч мизгел абруйлы шәхесләр кулыннан бүләк алу булгандыр, мөгаен. Призерларны һәм җиңүчеләрне, аларның укытучыларын иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә котларга килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, тәбрикләү сүзләре җиткереп, төрле номинацияләрдә җиңгән 24 укучыга дипломнар һәм махсус приз — планшетлар бүләк итте. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе дә укучыларга истәлекле бүләкләр әзерләгән.

Бу юлы җиңүче яки призер исемлегенә кермәгән укучыларның да кәефләре төшмәгәндер, минемчә. Алар, каникулда башкалага килеп, Уфаның Яңа ел бизәкләренә төренгән иң матур вакытын күрде, яңа дуслар тапты. Мәсәлән, Аскын районы Кышлау-Елга мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Динар Шәрифханов төбәк олимпиадасында катнашуына бер дә үкенми. Алар мәктәптә 23 ел татар теле һәм әдәбияты укытучы Лилия Вәлиева белән республика бәйгесендә беренче тапкыр катнаша.

— Олимпиада көннәре сизелми дә үтте. ВДНХда “Русия — минем тарихым” мультимедиа паркында булу аеруча ошады. Быел бәйгедә чыныгу үттем, киләсе елда тагын киләчәкмен әле! — ди Аскын егете.

Ә җиңүчеләрне исә алда тагын да мәртәбәлерәк бәйге — Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Аларның анда да сынауны уңышлы үтүен телибез!

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*